"Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге" җаваплы сәркатибе Энҗимә Габдрәхимовага 55 яшь тулды

--, 5 март 2016 - 20:34
421
0
0

Һәр ел са­ен, яз­лар без­гә ту­ган як­лар­га әй­лә­неп кай­ту­чы кош­лар ша­вын, яз ки­лү­ен хә­бәр итү­че гөр­лә­век­ләр җы­рын, баш өс­те­нә үк кү­тә­ре­леп, бө­тен җи­һан­га җы­лы чә­чү­че ко­яш нур­ла­рын алып ки­лә. Ә бы­ел­гы яз без - "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге" хез­мәт­кәр­лә­ре өчен ике­лә­тә бәйрәм алып килә. 6 март­та - хез­мәт­тә­ше­без - җа­вап­лы сәр­ка­тип Габд­рә­хи­мо­ва Эн­җи­мә Әз­һәр кы­зы­ның иң гү­зәл һәм иң күр­кәм юбилее.

Го­мер ди­гә­нең ме­нә шул яз­гы җи­тез җил­ләр, ша­ян һәм шук гөр­лә­век­ләр­гә тиң икән. Хез­мәт­тә­ше­без­нең исе­мен тел­гә алу­га ук, аның мон­нан нәкъ биш ел элек бил­ге­ләп үт­кән яр­ты га­сыр­лык юби­лей ки­чә­се ис­кә төш­те. "Ва­кыт үт­кән са­ен, үт­кән­нәр­гә еш­рак бо­ры­лып ка­рый­сың икән. Алар­ны кат-кат күз ал­дын­нан ки­че­рәм дә, сө­е­неп ку­ям: кү­ңел­дән, Ал­ла­га шө­кер, эх, шу­лай­рак яши­се кал­ган икән, ди­гән үке­неч­ле уй­лар үт­ми. Го­мер­не яңа­дан баш­лый­сы бул­са, мин, мө­га­ен, шу­шы ук юл­ны сай­лар идем", - ди­гән иде ул.

Афә­рин! Үт­кән го­мер­не ис­кә тө­шер­гән­дә, нин­ди дә бул­са ял­гыш­лар яки кул җит­мә­гән, эш­лә­неп бет­мә­гән эш­ләр өчен кү­ңе­лен­дә аз гы­на бул­са да үке­неч хис­лә­ре кал­ма­ган ке­ше­ләр аз­дыр ул. Тик без күп ел­лар иң­гә-иң ку­еп эш­лә­гән хез­мәт­тә­ше­без­нең сүз­лә­ре их­лас икән­лек­кә чын кү­ңел­дән ыша­на­быз. Ә бит ул һич ке­нә дә, жур­на­лист бу­лыр­мын, яз­мы­шым­ны мат­бу­гат­ның рес­пуб­ли­ка мат­бу­га­тын­нан да тын­гы­сыз­рак, берь­ю­лы бер­ни­чә төр­ле һө­нәр ия­се бу­лу­ны та­ләп итә тор­ган җа­вап­лы тар­ма­гы - ра­йон га­зе­та­сы бе­лән бәй­ләр­мен, дип уй­ла­ма­ган.

Эн­җи­мә ха­ным та­би­гать­нең кеч­ке­нә ге­нә, лә­кин га­җә­еп ма­тур поч­ма­гын­да - Ур­та Кә­шер авы­лын­да туа. Мәк­тәп­тә ях­шы укуы, биг­рәк тә тө­гәл фән­нәр­гә сә­ләт­ле бу­луы бе­лән ал­ды­ра, пи­о­нер, ком­со­мол хә­рә­кә­те­нең ба­шын­да то­ра. Си­ге­зен­че класс­тан соң пе­да­го­гия көл­ли­я­те­нә укыр­га ке­рер­гә хы­ял­ла­на. Тик, "Се­ңе­лем, бу ка­дәр ях­шы уку­ың бе­лән си­ңа көл­ли­ят ке­нә аз, ун­ны бе­тер дә инс­ти­тут­ка бар", - дип, аның яз­мы­шы­на кис­кен бо­ры­лыш керт­кән мәк­тәп ди­рек­то­ры Мир­сә­ет ага­га ул, мө­га­ен, бү­ген дә рәх­мәт­ле­дер. Ул, мәк­тәп­не тә­мам­лау­га, Ка­зан хи­мия-тех­но­ло­гия инс­ти­ту­ты­на юнә­лә. (Ал­га­рак ки­теп бул­са да әй­тик, ин­же­нер­лар­га хас тө­гәл­ле­ге, кыс­ка­лык­ка ос­та бу­луы аңа га­зе­та эшен­дә дә бик ярап куя.) Аны уңыш­лы тә­мам­лап, Та­җикс­тан як­ла­рын­да­гы за­вод­лар­ның бер­сен­дә тәҗ­ри­бә туп­лый. Тор­мы­шын­нан бик ка­нә­гать бул­са да, ту­ган як­лар үзе­нә тар­та. Чал­лы­да ба­ла­лар бак­ча­сын­да, Сар­ман кул­ла­ну­чы­лар җәм­гы­я­тен­дә эш­ли. 1988 ел­ның 5 де­каб­рен­дә исә ул ва­кыт­та "Ле­нин­чы" дип атал­ган ра­йон га­зе­та­сы­на тәр­җе­мә­че бу­лып эш­кә ки­лә, ел ярым­лап эш­лә­гәч, кор­рес­пон­дент ва­зи­фа­сы­на кү­чә. Һәм шул ел­лар­дан бир­ле ул һәм га­зе­та - ае­рыл­гы­сыз.

Га­зе­та уку­чы­лар өчен кы­зык­лы, кө­теп алы­на тор­ган бул­сын, ди­сәң, аның һәр хә­ре­фен, һәр юлын, һәр рә­се­мен үз йө­рә­ге аша үт­кә­рү­че, алар­ны га­зе­та би­те­нә са­лу­чы ке­ше күптөр­ле сый­фат­лар­га ия бу­лыр­га ти­еш. Әй­тик, җа­вап­лы­лык, киң бе­лем­ле­лек, кы­зык­сы­ну­чан­лык, да­и­ми үз бе­ле­мең­не үс­те­рү... Эн­җи­мә Әзһәр кызына бу сый­фат­лар­ның ба­ры­сы да хас. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк: ре­дак­ци­я­дә һәр хез­мәт­кәр­нең эше бер-бер­се­не­ке бе­лән ты­гыз бәй­лән­гән. Җа­вап­лы сәр­ка­тип исә ма­те­ри­ал­лар­ны үз ва­кы­тын­да бит­кә са­лыр­га, дуб­ляж бү­ле­ге­нә тап­шы­рыр­га, ма­кет­ны компь­ю­тер опе­ра­тор­ла­ры­на би­рер­гә, га­зе­та­га баш мө­хәр­рир та­ра­фын­нан кул ку­е­лып, ти­пог­ра­фи­я­гә бас­ты­ры­лыр­га җи­бә­рел­гән­че, эш уры­нын­нан кит­мәс­кә ти­еш. Эш­ләү дә­ве­рен­дә Эн­җи­мә Габдрәхимова һәр эш­не ахы­ры­на кадәр җит­ке­рә бе­лүе, җи­тез­ле­ге, яр­дәм­чел­ле­ге бе­лән дә кол­лек­тив­ның их­ти­ра­мын ка­зан­ды. Та­гын бер нәр­сә­не әйт­ми­чә ка­лып бул­мый. Га­зе­та­ны бас­ты­рыр­га җи­бәр­дең дә, эш бет­те тү­гел. Те­ге җи­ре ки­леп бет­те­ме икән, бу җи­рен­дә тө­гәл­сез­лек кал­ма­ды ми­кән, яки те­ге яи­сә бу бит­не шу­лай­рак итеп сал­сам, ни­чег­рәк бу­лыр иде икән, дип, бер төн­гә йөз уян­ган чак­лар да бу­ла...

Эн­җи­мә ха­ным жур­на­лист­лар өчен үт­кә­ре­лә тор­ган күп­төр­ле кон­курс­лар­да кат­наш­ты, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә приз­лы урын­нар ал­ды. Күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен мат­бу­гат һәм мас­са­кү­ләм ком­му­ни­ка­ци­я­ләр бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка агент­лы­гы, "Тат­ме­ди­а" җәм­гы­я­те, ра­йон Со­ве­ты­ның По­чет гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де.

Өй­дә дә бит мең төр­ле мә­шә­кать, си­не дүрт күз бе­лән кө­теп то­ру­чы якын­на­рың бар. Эн­җи­мә Әзһәровна тор­мыш ип­тә­ше Ри­шат әфән­де бе­лән үзе ке­бек уң­ган-бул­ган өч кыз үс­тер­де. Рә­ми­лә, Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын кы­зыл дип­лом­га тә­мам­лап, бү­ген­ге көн­дә Ка­зан шә­һә­ре ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның бер­сен­дә тәр­би­я­че бу­лып эш­ли. Эль­ви­ра Ка­ма по­ли­тех­ни­ка инс­ти­ту­тын­да эко­но­мист бел­геч­ле­ген үз­ләш­тер­де, кы­зыл дип­лом­га ия бул­ды, Чал­лы шә­һә­ре оеш­ма­ла­ры­ның бер­сен­дә үз бел­геч­ле­ге бу­ен­ча хез­мәт куя. Кыз­лар кай­да гы­на эш­лә­сә­ләр дә, без дә алар ха­кын­да җы­лы сүз­ләр ге­нә ише­тә­без. Ә кеч­ке­нә­лә­ре - Ми­ләү­шә бер­ни­чә ай­дан Ка­зан фе­де­раль уни­вер­си­те­ты ма­гист­ра­ту­ра­сын тә­мам­ла­я­чак. Ри­шат әфән­де­не исә без сөй­гә­не ар­тын­нан ерак Та­җикс­тан як­ла­ры­на да ки­тәр­гә авырык­сынмау­чы, га­и­лә­се­нең бө­тен­ле­ге өчен җан атып яшәү­че ир асы­лы бу­ла­рак бе­лә­без. Йорт-җир­лә­ре­нең гөл ке­бек бал­кып то­руы да һәр ике­се­нең уң­ган­лы­гы-бул­ган­лы­гы ту­рын­да сөй­ли.

Тор­мыш бул­гач, аның бор­чу­лы көн­нә­ре, йо­кы­сыз төн­нә­ре дә аз бул­ма­ган­дыр. Әм­ма Эн­җи­мә ха­ным те­лә­сә-кай­сы оч­рак­та да са­быр­лык сак­лый, күпсан­лы ту­ган­на­ры бе­лән ма­тур итеп ара­ла­шып, тор­мыш­тан ямь та­бып яши бе­лә. Бү­ген­ге көн­дә ул өл­кән яшь­тә­ге әни­сен тәр­би­я­ләр­гә дә өл­ге­рә.

Хезмәттәшебезнең гомер бәйрәменә матур күрсәткечләр белән килүе - безнең өчен дә зур сөенеч һәм горурлык.

Урам­да - яз. Ул без­нең кү­ңел­ләр­не дә үзе­нең наз­лы су­лы­шы бе­лән ир­кә­ли, бар җи­һан­га те­рек­лек ну­рын си­бә, та­гын бер кат хез­мәт­тә­ше­без­нең го­мер бәй­рә­ме ту­рын­да ис­кәр­тә. Хөр­мәт­ле Эн­җи­мә Әз­һә­ров­на! Сез­не чын кү­ңел­дән ма­тур юби­ле­е­гыз бе­лән тәб­рик итә­без. Сез­гә ки­лә­чәк­тә дә нык­лы сә­ла­мәт­лек, иҗат уңыш­ла­ры, имин­лек, га­и­лә бә­хе­те те­ли­без. Яшь­лек үтә, ди­еп уф­тан­ма­гыз, ол­пат көз­ләр­гә ашык­ма­гыз, әле та­гын күп ел­лар­га яр­су­лы, ша­ян гөр­лә­век­ле, шау чә­чәк­ле го­мер язы­гыз­да ка­лы­гыз әле!

Ямь­гә тө­реп та­би­гать­не,

Җир­гә бү­ген яз кил­гән.

Сез­нең ту­ган көн бу­ла­сын

Яз да, әй­тер­сең, бел­гән!

Яз - та­би­гать те­рел­гән чак,

Те­рек­лек уян­ган чак.

Ал­да әле яңа җәй дип,

Уй­ла­ган, уй­лан­ган чак.

Ал­да­гы яңа җәй­ләр­гә

Исән-имин ке­ре­гез.

Ка­де­рен бе­леп яшәү­нең,

Ма­тур го­мер ите­гез,

Алт­мыш, җит­меш, сик­сән, тук­сан,

Йөз­гә ка­дәр җи­те­гез!

Иң из­ге те­ләк­ләр бе­лән, "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге" кол­лек­ти­вы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: