САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рангазарда Җамалетдинов Халис абыйга 90 яшь тулды

20 февраля 2016, 10:30

697

0

0

Рангазарда Җамалетдинов Халис абыйга 90 яшь тулды

Рангазар авылында гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Җамалетдинов Халис Җамалетдин улына бүген 90 яшь тулды. Ветеран Бөек Ватан сугышында, соңыннан япон сугышында Маньчжурияны азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Россия Президентының Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дашгын Гасанов, изге теләкләрен җиткереп, истәлек медале тапшыргач, Халис абый: "Әллә тагын хезмәткә аласызмы?" - дип, шаяртып та алды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев, ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова да юбилярга җылы тәбрик сүзләрен ирештерделәр.

Халис абый, "Җиңүче" колхозында төрле эштә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Ситдыйка апа белән шактый вакыт умарталар караганнар. Гаиләләрендә өч ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Азнакай, Казан шәһәрләрендә яшиләр. Бүгенге көндә туган йортларына бер дә эзне суытмыйлар: алмашлап кайтып, әти-әниләрен тәрбия кылалар. Халис абыйның гына соңгы араларда сәламәтлеге какшаган. Шулай да аек акыл белән фикер йөртә. Ходай тигез сәламәт гомерләр насыйп итсен үзләренә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев