САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Мәхтүмә Газизовага 95 яшь тулды

15 декабря 2015, 10:11

672

0

0

Сарманда Мәхтүмә Газизовага 95 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче Мәхтүмә Җәмил кызы Газизовага бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, Сарман авылы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрварова да ветеранга изге теләкләрен җиткерделәр. Мәхтүмә апаның хезмәт юлы исәп-хисап эше белән бәйле. Сәүдәдә, хезмәт-көнкүреш комбинатында эшли, лаеклы ялга юл төзү идарәсе оешмасында баш хисапчы булып эшләп чыга. Аннан соң да әле ул 15 елга якын кошчылык станциясендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Сәхипҗан абыйның вафатына да шактый еллар узган инде. Ул сугыш ветераны иде. Бүгенге көндә тыл һәм хезмәт ветераны улы Рәшит белән яши. Кызлары берсе - Украинада, икенчесе Оренбургта яшәсәләр дә, көн саен әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Онык-оныкчыкларына да куанып яши ветеран, хәер-фатихасыннан, намазыннан калдырмый. Шулай хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, килгән кунакларны да изге догалары белән озатты юбиляр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев