Җәлилдән Наталья Дубинина “Ана даны” медале белән бүләкләнде
Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында "Ана булу изгелеге"/"Святость материнства" Бөтенроссия программасының IV форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәлил бистәсендә яшәүче биш бала анасы Наталья Дубининага балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен "Ана даны" медале тапшырды.
Дубининнар гаиләсен олы бүләккә лаек булулары белән котлыйбыз.
Бу турыда тулырак материалны газетаның алдагы санында укый аласыз.
Нет комментариев