18 ноябрьдә Россия халкы Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтә. Яраткан Кыш Бабаебызга ничә яшьтер, белүче юк! 2000 елдан артык гомер иткәне генә ачык. Бу көн Кыш Бабайның туган көне буларак ялгыш кына сайланмаган. 18 ноябрьдә Кыш Бабайның җирлегендә - Бөек Устюгта беренче суыклар башлана. Кыш Бабайны туган көне белән котларга төрле илләрдән сихри әкият геройлары килә. Балалар һәм аларның әти-әниләре Кыш Бабайны котлап, аңа хатлар язалар. Ә Кыш Бабайның ярдәмчеләре аңа бүләккә яңа киемнәр тегәләр.
Нет комментариев