САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зур Нөркәйдә Галия һәм Габдулла Нәбиуллиннар Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

03 ноября 2015, 08:28

640

0

0

Зур Нөркәйдә Галия һәм Габдулла Нәбиуллиннар Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Бүген, 3 нче ноябрьдә, Зур Нөркәй авылында яшәүче Галия һәм Габдулла Нәбиуллиннар Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар 60 ел бергә гомер итәләр.

Габдулла абый һәм Галия апа дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Алар балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтен күреп яшиләр. Габдулла абый 30 ел комбайнчы булып эшләгән. Тимерче булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. Галия апа телефончы булып эшләгән. Хат ташучы хезмәтен башкарып, пенсиягә чыккан.

Алар икесе дә - хезмәт ветераннары. Бик шат, ачык күңелле, кунакчыл кешеләр. Күзләрендә яшьлек очкыннары сүнмәгән. Ярты гасырдан артык мәхәббәтләрен саклап килә алганнар.

Гаилә тормышы юбилярларын олуг бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин котладылар. Гүзәл Гәрәева истәлекле бүләк һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Һәрбер кунак бүләкләр, җылы сүзләр әзерләгәннәр иде.

Габдулла абыйга һәм Галия апага кулга кул тотынышып, Кызыл туйларын бергә бәйрәм итәргә насыйп булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев