САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

11 октября 2015, 08:31

1255

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

11 ок­тябрь­дә без Авыл ху­җа­лы­гы һәм эш­кәр­тү сә­нә­га­те хез­мәт­кәр­лә­ре кө­нен бил­ге­ләп үтә­без. Бу көн­не ил та­бы­нын ба­е­ту­чы­лар - иген­че­ләр, тер­лек­че­ләр, авыл ху­җа­лы­гы про­дукт­ла­рын эш­кәр­тү предп­ри­я­ти­е­лә­ре хез­мәт­кәр­лә­ре кот­лау­лар ка­бул итә, рәх­мәт сүз­лә­ре ише­тә. Ел­ның нин­ди ки­лү­е­нә ка­ра­мас­тан, алар та­бын­на­ры­быз мул­лы­гы өчен ты­рыш хез­мәт ку­я­лар, көн­не төн­гә ял­гап, ва­кыт бе­лән исәп­ләш­ми­чә эш­ләп, итен-сө­тен, яшел­чә­сен, баш­ка азык-тө­ле­ген җи­теш­те­рә­ләр һәм, чын­нан да, зур хөр­мәт һәм рәх­мәт сүз­лә­ре­нә ла­ек­лар.

Хөр­мәт­ле авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­чән­нә­ре! Ра­йо­ны­быз сез­нең хез­мәт бе­лән ны­гый, сез­нең хез­мәт бе­лән дан­ла­на. Без сез­нең үз-үзе­гез­не ая­мый эш­лә­ве­гез­не кү­реп сок­ла­на­быз, ал­ды­гыз­да хөр­мәт бе­лән баш ия­без. Из­ге эше­гез, ту­ган як­ка туг­ры­лы­гы­гыз өчен рәх­мәт сез­гә! Ба­ры­гыз­ны дә бәй­рәм бе­лән чын кү­ңел­дән кот­лыйм. Сез­гә исән­лек-сау­лык, бә­рә­кәт­ле имин тор­мыш, га­и­лә бә­хе­те, ку­а­ныч­лы озын го­мер те­лим.

Фә­рит Хөс­нул­лин, му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев