САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлилдә яшәүче Нәкыя һәм Нух Рәхмәтуллиннар өчен сентябрь ае – аеруча истәлекле

08 сентября 2015, 13:35

690

0

0

Җәлилдә яшәүче Нәкыя һәм Нух Рәхмәтуллиннар өчен сентябрь ае – аеруча истәлекле

Быелгы сентябрь ае Җәлил поселогында яшәүче Нух Лотфулла улы һәм Нәкыя Нуриәхмәт кызы Рәхмәтуллиннар өчен аеруча истәлекле. Бүген, 8 сентябрь көнне, Нәкыя апага 90 яшь тулды. Ә 12 сентябрь көнне аның тормыш иптәше Нух абый да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, һәр икесенә дә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Җәлил поселок җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Бадыйков, поселок ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова да, юбилярларны котлап, киләчәктә дә тигез, сау-сәламәт булып, тагын бик күп еллар гомер кичерүләрен теләделәр, бүләкләп үттеләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X