САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Әхмәттә Хафизова Шәмсеҗиһан апага 90 яшь тулды

02 сентября 2015, 10:20

716

0

0

Яңа Әхмәттә Хафизова Шәмсеҗиһан апага 90 яшь тулды

Алтын көзнең беренче көннәрендә Яңа Әхмәт авылында яшәүче Хафизова Шәмсеҗиһан апа 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

Шәмсеҗиһан апа Иске Имән авылында туып үскән. 25 яшендә ул кияүгә Яңа Әхмәт авылына килен булып төшеп, яңа тормышка аяк баскан. Тормыш иптәше белән алар биш бала үстерәләр. "Бик рәхәт тордык, картым бик яхшы кеше иде" - дип, искә ала ирен Шәмсеҗиһан апа. Үзе гомер буе "Татарстан" колхозында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан.

Хәзерге көндә дә ул килен булып төшкән авылында көн күрә. Үзен үзе карый, үрдәкләр үстерә, тәмле ипиләр сала, катык оета. Балалары әниләрен онытмыйлар, һәрчак кунакка кайтып, хәлләрен белешеп торалар. "Безнең әнкәй бик тырыш, ашыйсы килгән бар ризыкны үзе пешерә, безне дә бәлешләр белән каршы ала, юбилеена да үзе әзерләнде",- ди кызы Нәсимә.

Шәмсеҗиһан апаны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Нәҗип Миннеголов, авыл җирлеге башкарма комтеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Хәсәнов һәм Яңа Әхмәтнең мәдәният йорты хезмәткәрләре котладылар. Гүзәл Гәрәева Миңсылу апага Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шәмсеҗиһан апаның балалары тормышлы, үзләре оныклар үстерәләр, алар барысы да, әниләрен, әбиләрен хөрмәтләп, кайтканнар, яңгыраган изге теләкләргә кушдылар, матур чәчәк бәйләмнәре бирделәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев