САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Бикмәттә Саимә апа Исламовага 90 яшь тулды

20 августа 2015, 08:47

770

0

0

Түбән Бикмәттә Саимә апа Исламовага 90 яшь тулды

Бүген Түбән Бикмәт авылында яшәүче Исламова Саимә Закир кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Кәүҗияк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фиргать Хөснетдинов, авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Лариса Фатыйхова, якыннары-туганнары килделәр. Гүзәл Гәрәева Саимә апага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллинның бүләген тапшырды. Авыл җирлеге юбилярга шулай ук бүләк әзерләгән иде.

Саимә апа крестьян гаиләсендә туып үсә. Сугыш елларында тракторда тагылмачы булып эшли, урман кисүдә һәм торф чыгаруда катнаша. Тормыш иптәше Зәкиҗан абый белән 65 ел бергә яши. Шул уңайдан Лариса Фатыйхова аларга район ЗАГС бүлегенең бүләген тапшырды.

Колхозда эшләп, пенсиягә чыккач та, Саимә апа биш ел хат ташучы хезмәтен башкара, аннары умарта карый. Зәкиҗан абый белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә барысы да исән-сау. 16 оныклары, 15 оныкчыклары бар.

"Бүгенге көндә дә керләрен үзе юа, үзе ашарга пешерә", - дип, әйтеп китте юбилярның кызы Вәзирә апа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев