САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләшәү Тамакта Асия апа Гарифуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте

12 августа 2015, 13:36

745

0

0

Ләшәү Тамакта Асия апа Гарифуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте

Ләшәү Тамак авылында яшәүче Асия Заһидулла кызы Гарифуллина 90 яшьлек юбилеен авыл халкы белән бергә мәдәният йортында бәйрәм итте. Хөрмәтле юбилярны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ничә буын яшьләргә ныклы тәрбия, аң-белем биргән мөгаллимгә шәхсән ихлас теләкләрен җиткереп, хезмәтенең хөрмәткә лаек, гаиләләренең һәрвакыт авылда үрнәк булуын, үзләре кебек тырыш балалар тәрбияләүләрен билгеләп үтте, истәлек бүләге, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да ветеранга бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр. Асия апа котлаулар һәм чәчәкләр бәйләменә күмелеп, сәхнә түрендә утырды. Бер-бер артлы аны балалары, оныклары, үзе хезмәт куйган мәктәп коллективы, укыткан укучылары, күршеләре, авылдашлары хөрмәтләде, иң матур җырлар да юбилярның олуг бәйрәме уңаеннан яңгырады. Кичәне Асия апаның укучысы - бүгенге көндә үзе дә Җәлил икенче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәненнән укытучы Ландыш Шәйдуллина күңел җылысын биреп алып барды. Бәйрәмне оештыруда мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина, аның хезмәттәшләре күп көч куйганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев