Сарманда яшәүче Мәрьям апага 90 яшь тулды

--, 6 июль 2015 - 13:04
570
0
0

Күтәмәле авылында туып үскән Әхмәдишина Мәрьям Әхунҗан кызының ямьле июль аенда олуг бәйрәме - 90 яшьлек юбилее. Ул гомер буе Ләшәү Тамак авылында тормыш иткән, Муса Җәлил исемендәге колхозда хезмәт куеп, тыл һәм хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
Аңа тыл һәм хезмәт ветераны гына түгел, ә бәхетле дүрт бала анасы булырга да насыйп иткән. Хәзерге вакытта Мәрьям апаның ике баласы Яр Чаллыда, икесе Сарманда яши. Үзе, кызы Хәмдиянең хөрмәтен күреп, район үзәгендә көн күрә.
Мәрьям апаны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрвәрова тәбрикләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Балалары һәм оныклары изге теләкләр теләп, Мәрьям апаны юбилее белән котладылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде