САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әйдә, әни, кичәгә

26 января 2012, 04:10

1218

0

0

Әйдә, әни, кичәгә

Әни - һәркем өчен кадерле, изге кеше. Ул тормышыбызда якты маяк, иң шәфкатьле, газиз зат. Аңа нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә, аз булыр сыман. Ә әйтергә, якын кешеңә үз хисләреңне белдереп, аны яратуың турында кабатлап торырга кирәк. Укытучыларыбыз да шуңа өйрәтәләр.
Безнең Саклаубаш мәктәбендә тормыштагы иң кадерле кешеләребезгә багышлап, кичәләр еш үткәрелә. Аларның һәркайсы күңелдә матур хатирә булып саклана. Шундыйларның берсе турында язып үтәм. Бу кичәгә барлык әниләр, әбиләр чакырылды. Очрашуны мәктәп директоры Т. Нуриева башлап җибәрде. Укучылар концерты, «Сәламәтлек театры»на йөрүчеләрнең чыгышы матур булды. Малайлар, кызлар әниләренең, әбиләренең күңелләре булсын өчен, бик тырыштылар. Соңыннан ярминкә булды. Өстәлләргә төрле нигъмәтләр мулдан куелган иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев