САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тылсымлы кәнфит

25 января 2012, 13:18

1066

0

0

Тылсымлы  кәнфит

Менә Алинәнең көтеп алган көне килеп җитте. Бүген - аның әти-әнисенең туй көне. Көтеп алынган гаилә бәйрәмен алар һәр елны билгеләп үтәләр. Бу юлы да алар табигатькә чыгарга уйладылар.
Иртән торгач, Алинә әнисенә тәмле-тәмле ризыклар пешерергә булышты. Этен һәм балыкларын ашатты да киенә башлады. Инде җыенып беттек, дигәндә генә, телефон шалтырады. Әнисе, трубканы алып, кем беләндер сөйләшә башлады. Алинә барысын да аңлап алды: әнисе - хастаханәдә баш табиб, менә бүген дә кемгәдер ул бик кирәк. Кызның кәефе төште. Ул тиз генә киенде дә урамга чыгып китте. Кесәсендә биш сум акча да бар икән бит әле. Алинә, кибеткә кереп, бик матур кәгазьле кәнфит алып чыкты да балалар мәйданчыгындагы таганга барып утырды. Кесәсендәге кәнфитне кулына алып, бөтергәли башлады. Шунда аның күзе кәнфит кәгазендәге нәни йолдызчыкка төште. Кыз аның аңлатмасын укый башлады. Нур чәчеп торган мондый йолдыз бар кәнфиттә дә юк икән бит. Ул иң бәхетлеләргә генә эләгә, кулына йолдызлы кәнфит эләккән кешенең теләге чынга аша икән. Алинә елмаеп куйды. Аның бер хыялы бар: бүген аның бик тә әти-әнисе белән табигатькә чыгасы - гаилә бәйрәмендә күңел ачасы килгән иде. Тик менә әнисенең эше тиз генә бетәр микән соң? Ул бит - бик кирәкле кеше, хастаханә ишеген ачкан һәркем аның ярдәменә мохтаҗ. Ялга әтисе белән икесе генә чыгарлар, ахры.
Алинә өенә таба атлады: кайтырга кирәк, әтисе инде борчыла да торгандыр. Кыз, өй ишеген ачуга, аптырап китте - өйдә аны әтисе белән әнисе көтә иде.
Алар тиз генә җыендылар да юлга кузгалдылар. Таныш аланга аяк басуга, Алинә, күбәләк кебек, чәчәкләр арасына кереп чумды. Бераздан, чәчәк бәйләме тотып, әнисе каршына килеп басты. Аның бер кулында - ап-ак ромашкалар, икенчесендә йолдызлы кәгазьле кәнфит иде. Алинәгә бу вакытта бик рәхәт һәм ул бик бәхетле иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев