САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәфыйга апа янында

25 января 2012, 13:02

1022

0

0

Нәфыйга апа янында

Сөлектә яшәүче Нәфыйга апа белән сөйләшә башласаң, дөньяңны онытасың. Ул үз буыны күргән авырлыклар, сугыш елларында кичергәннәр турында чын йөрәге белән әрнеп искә ала. «Без 8 бала үстек. Тормышыбыз бик авыр иде, - ди ул. - Бүгенге көндә 6 туганым вафат инде. Мин кечкенәдән бик тынгысыз булдым. Уен-көлке белән әйткәндә, борын тыкмаган җирем юк иде. Уку бик эләкмәде. Тик бик яшьли клуб мөдире булып эшләдем, комсомоллар белән әллә никадәр концертлар, спектакльләр куйдык. «Сложный» молотилкада эшләүчеләргә газеталар укыйм, яңалыкларны җиткерәм. Төнге сменаларга да чыгабыз. Бервакыт авылга Сарманнан Салихова Мөнәздәһә дигән апа килде. «Безнең типографиягә басучы кирәк. Элек эшләгән абый фронтка китте. Барасыңмы?» - ди. Бик теләп риза булдым. Чөнки район үзәгендә талон бирәләр, шуңа аз-маз ризык алып була иде. Әкмәл Фәйзуллин, Мөдәррис Хөсәенов абыйлар бергә эшләдек. Басу станогында эшләү өчен, нык физик көч таләп ителсә дә, түздек. Чөнки яшьләр идек». Аннан Нәфыйга апа мәктәптә укыта, фермада эшли. «Медпунктта 1965 нче елдан 1991 елга кадәр санитарка булып эшләдем. Шул елларда ун медик алышынды. Үземә дә шәфкать туташы урынына, авылдашларга беренче ярдәм күрсәткән вакытларым бик күп булды», - дип сөйли ул. Тормыш иптәше Нәҗип белән 7 бала үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 5се- исән-сау. Ветеран соңгы елларда авылда дини йолалар үтәп йөри, авылдашларын соңгы юлга озатуда ярдәм итә. Күңеле ашкынган чакларда, яшьлек елларын искә төшереп, шигырьләр дә яза. Болары да - бик кирәкле, күркәм эш. Сез әлеге рәсемдә Нәфыйга апаны оныгы Гөлназ, аның кызы Илмира белән күрәсез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев