САРМАН
  • Рус Тат
  • Синең ягымлы карашың

    --, 10 января 2012 - 04:39
    525
    0
    0

    Аның иң яраткан кешеләре - балалар. Олымы ул, кечкенәме, танышмы, әллә читтән килгәнме - анысы мөһим түгел. Балаларны күрүгә, Зинфира апаның йөзе яктырып китә, ягымлы тавышы баланың күңелен иркәли: «Исәнме, балакаем, кәефләрең ничек? Кая, күчтәнәч бирим әле үзеңә»... Шушы караш, шушы игътибар урамнан үтеп барган кечкенә кешегә тәэсир итми калмый: борчулар булса - онытыла, кәеф булмаса - күтәрелә, арулар да бетеп китә. Балаларныкы гына түгел, безнең үзебезгә дә - инде әти-әниләр булган кыз һәм егетләргә дә, Зинфира апаның тавышы - шулай ук якын, кадерле. Аны ишетүгә, балачакка кайткан кебек буласың. Хатирәләр үткәннәргә алып китә һәм, авылның елгасы ярына ук салынган балалар бакчасының ишеген ачып керүгә, аның безне каршылавы искә төшә. Менә ул сине җитәкләп кечкенә шкафчыклар тезелеп киткән бүлмәгә алып керә, киемеңне салырга булыша. Куллары - йомшак, җылы, нәкъ әнинеке кебек. Борынны тәмле ис кытыклый. Кухняда Алина апа тәмле ботка пешерә. Хәзер кулларыңны юасың, аларны Зәгъфран апаның чип-чиста сөлгеләренә сөртеп, түр бүлмәдәге өстәлләр артына кереп утырасың. Бүлмәләр - шундый җылы, чиста, матур. Тәрәзә төбендәге гөлләр - шау чәчәктә, аларны һәм тәрәзә пәрдәләрендәге бизәкләрне тагы да ямьләндереп, кояш нурлары уйный. Йокы бүлмәсен яратучылар сирәк инде анысы ... (Хәзер без аны иң-иң яраткан урын итәр идек тә бит!) Уйнап арсаң да, нишләп йокы килми аптыраткандыр ул? Тик йокларга кирәк. Мөнәвәрә апа һәрвакыт: «Йокы бик файдалы, йоклаган кеше тизрәк үсә», - дип әйтә бит. Ә ул белми сөйләми!
    Шулай да иң шәп җир ул ишегалды иде. Кышларын аеруча рәхәт! Балалар бакчасы таулырак урынга салынганга, тау ясап интегәсе дә юк. Чанада шуарга менә дигән! Бакча коймасы тирәли - чия куаклары, чаган агачлары. Качышлы уйнаганда, бер-береңне таба алмый йөдәп бетәрлек. Зур итеп ясалган комлык та, ишкәкле көймә дә, малайлар яратып уйный торган рульле машина да, атынгычлар да ошый иде безгә. Иң әйбәте - ишегалды уртасындагы беседка. Төрле бизәкләр ясалган бу урын - безнең өчен сәхнә дә, уен мәйданчыгы да, Мөнәвәрә апа белән Зинфира апа сөйләгән әкиятләрне тыңлый торган уку залы да булды. Шундый кызык әкиятләр сөйлиләр иде алар. Бүген хәзерге балалар бакчаларындагы заманча җиһаз, күп төрле уен мәйданчыклары белән бу гади итеп эшләнгән агач корылмаларны чагыштырып булмаса да, алар - күңелгә якынрак, чөнки аларда бакчага ярдәм кулы сузарга әзер булган авылдаш абыйларның, бакча хезмәткәрләренең сабыйларга булган мәхәббәте чагылган, балта остасы Әфкәр абый, алтын куллы Минаҗ, Галиәхмәт бабайлар, хөрмәтле мөгаллим Әхәт абыйларның (барысының да рухларына дога булсын) кул җылысы сакланган.
    Еллар узды, үзгәрдек, заманалар алышынды. Балалар бакчасы мәктәп белән бер бинага урнашты, ә бакча торак йорт булды. Тик бер нәрсә үзгәрешсез калды: ул - гомеренең 27 елын балалар тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче, Халык мәгарифе отличнигы, авылның хөрмәтле кешесе, Дүсем авылында яшәүче Зинфира Бәдертдинованың балаларга булган мәхәббәте. Гомумән, еллар аның алдында көчсез, аны үзгәртә алмыйлар. Ул һаман шундый ук матур, ягымлы, ярдәмчеллеге, кеше белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора. Җәмәгать эшләрендә янып йөри, яшь вакытларындагы кебек, спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый, яшьләргә үзенең киңәшләрен бирә, өлкәннәр турында кайгырта. Авыл ул шундый кешеләре белән матур да бит инде.
    Шушы көннәрдә Зинфира апа 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәсе, иң изге теләкләрне юллыйсы килә. Куйган хезмәтегезнең куанычын күреп, балаларыгыз, оныкларыгызның сөюен, ихтирамын тоеп, Ризатдин абый белән янәшә озак еллар яшәргә язсын Сезгә, Зинфира апа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: