Илексазда яшәүче Шәрипҗан Әхмәтҗановка 90 яшь тула

--, 19 июнь 2014 - 12:27
585
0
0

Илек­саз авы­лын­да яшәү­че су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ра­ны Әх­мәт­җа­нов Шә­рип­җан Әх­мәт­җан улы өчен 22 июнь га­дә­ти ге­нә көн тү­гел. Мон­нан нәкъ 73 ел элек Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­ла­на һәм 1942 ел­да ун­си­ге­зен­че яшь бе­лән кит­кән егет­не ар­ми­я­гә ала­лар, Ле­нинг­рад­ка җи­бә­рә­ләр. Ле­нинг­рад бло­ка­да­сы ел­ла­рын­да ул шә­һәр­не һәм аэ­род­ром­ны фа­шист ил­ба­сар­ла­рын­нан сак­лый, бло­ка­да­ның бө­тен авыр­лы­гын ки­че­рә. Ни­һа­ять, 1944 ел­да ут­лы боҗ­ра өзе­лә һәм алар­ны фин кул­ты­гы­на аэ­род­ром тө­зер­гә җи­бә­рә­ләр. 1945 ел­да су­гыш җи­ле ул хез­мәт ит­кән гас­кәр­не ка­бат Ле­нинг­рад­ка таш­лый. Фа­шист гас­кәр­лә­ре җи­мер­гән аэ­род­ром­нар­ны чис­тар­та-чис­тар­та, Хәр­би Һа­ва көч­лә­ре­нең Кы­зыл Байрак­лы Бал­ти­ка фло­ты 9 нчы ае­рым аэродром-ин­же­нер­лык ба­таль­о­ны дош­ман­ның оя­сы­на ук ба­рып җи­тә, Ке­нигс­берг­ны алу­да кат­на­ша.

- Бө­ек Җи­ңү бәй­рә­мен Гер­ма­ни­я­нең диң­гез янын­да ур­наш­кан шә­һәр­че­ген­дә­ге аэ­род­ром­да кар­шы ал­дым. Шат­лы­гы­быз­ның чи­ге бул­ма­ды, - дип ис­кә ала ве­те­ран.

Тик әле су­гыш бет­кәч тә, аңа бу ил­дә ике ел хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә - Гер­ма­ни­я­не ан­да-сан­да сак­ла­нып кал­ган дош­ман­нар­дан сак­лый. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ор­де­ны, Жу­ков, "Хәр­би ка­за­ныш­лар өчен", "Ле­нинг­рад обо­ро­на­сы өчен" ме­даль­лә­ре һәм баш­ка­лар бе­лән бү­ләк­лә­нә. Ты­ныч хез­мәт­тә дә сы­нат­мый. Кү­мәк ху­җа­лык­та куй­ган ты­рыш хез­мә­те юга­ры бә­я­лә­нә - "Күпь­ел­лык на­мус­лы хез­мәт өчен", "Хез­мәт­тә­ге ае­рым­лык өчен" ме­даль­лә­ре­нә ла­ек бу­ла. Тор­мыш ип­тә­ше Миң­не­нур апа бе­лән биш ба­ла үс­те­рә. Бү­ген­ге көн­дә алар­ның ун онык­ла­ры һәм ун онык­чык­ла­ры бар.

Ә 22 июнь­дә Шә­рип­җан абый­га 90 яшь ту­ла. Аны олы юби­лее бе­лән ра­йон Со­ве­ты Ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се Фән­дәс Вә­ли­ев тәб­рик­лә­де, Рос­сия Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин­ның Кот­лау ха­тын, ра­йон баш­лы­гы­ның ис­тә­лек­ле бү­лә­ген тап­шыр­ды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    181
    0
    0