САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Поздравления

Эшең дә матур, үзең дә

29 декабря 2011, 07:43

1086

0

0

Хуш исе булмаса, чәчәкнең матурлыгы берни түгел, ди халык. Холкы күркәм, эчке дөньясы бай булмаган кешенең тышкы матурлыгы күренми, дигән сүз бу. Чыннан да, бу шулай. Андыйлар белән без бик аралашырга да тырышмыйбыз. Ә менә һәр сүзенә тирән мәгънә салып сөйләүче, һәр эш-гамәлендә игелек ятучы кешеләргә үзеңнән-үзең тартыласың. Эш урынында, коллективта андыйлар булу - зур хәзинә. Без - район үзәк даруханәсендә хезмәт куючылар шундый байлыкка ия. Ул - Харисова Камәрия Рәис кызы.
Камәрия Рәисовна халык сәламәтлеген саклау тармагында 16 елдан артык хезмәт куя. Гомумән, коллективның эшчәнлеге халык сәламәтлеген саклау белән бәйле. Ә хезмәттәшебез аның иң авыр - производство тармагында эшли: дарулар ясый. Бу бүлек белән җитәкчелек итүче Камәрия Рәисовна кул астында эшләүчеләргә эш өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга, эш нәтиҗәле булсын өчен, барлык шартларны булдырырга тырыша. Даруларның сыйфатын ныклы контрольдә тота. Эш нәтиҗәләре буенча даруханә коллективы республикада алдынгылар рәтендә бара, район халкына хезмәт күрсәтүдә зур уңышларга ирешә. Коллективка бирелгән төрле дәрәҗә Почет грамоталары, дипломнар - моның ачык билгесе һәм, билгеле, бу уңышларда дару ясаучыларның да өлеше зур.
Дарулар ясау зур җаваплылык, гадәттән тыш төгәллек таләп итә. Бу уңайдан халыктан моңа кадәр коллектив исеменә канәгатьсезлек сүзләре ишетелгәне юк. Ясалган дарулар район үзәк шифаханәсенә, Җәлил, Александровка, Саклаубаш участок хастаханәләренә, Җәлил санаторий-профилакториена, картлар һәм инвалидлар йортына, авыллардагы 51 фельдшер-акушерлык пунктларына җибәрелә.
Даруханә коллективы милли проектларны тормышка ашыру буенча да уңышлы эшли. Федераль, региональ ташламаларга хокуклы категория гражданнарга миллионлаган сумлык дарулар җибәрелә. Монда да хезмәттәшебезнең өлеше зур. Ул даруларның сыйфаты өчен генә түгел, сакланышы, учеты өчен дә җаваплы.
Даруханә студентлар өчен практика үтү базасы да булып тора. Ел саен сайлаган һөнәрләренең нечкәлекләренә төшенергә, хезмәт чыныгуы алырга яшьләр килә. Камәрия Рәисовна аларның һәркайсының күңеленә үтеп керә, белгәннәрен өйрәтә.
Хезмәттәшебез эш дәверендә үзен тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, тынгысыз, таләпчән хезмәткәр итеп танытты. Ярдәмчеллеге, кеше хәленә керә, олыны - олы, кечене кече итә белүе, үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән дә ул коллективтагыларның ихтирамын казанды. Аның тагын бер күркәм сыйфаты бар: ул - максатчан кеше. Кәүҗияк авылында Рәис һәм Рәмзия гаиләсендә туып үскән кыз мәктәптә укыганда ук оста оештыручы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы була. Бөтен фәннәрне бердәй дәрәҗәдә яхшы үзләштерә, физика, химия фәннәре буенча район, республика олимпиадаларында призлы урыннар ала. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый, институтка имтиханнарсыз гына кабул ителә, алдагы хезмәт юлын фармацевтика белән бәйли. Институтта укыганда ук дуслашып йөргән уңган, булган Расилгә кияүгә чыга. Бик бәхетле гаилә булып яшәүләренә дә 25 ел булды. Кызлары Регина да әти-әнисе кебек яхшы укыды. Казан дәүләт химия-технология университетын тәмамлап, Казан шәһәрендә эшли.
Халыкта "Көзләрнең җимеше татлы", - дигән әйтем дә бар. Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Олы җанлы, төпле акыллы, хезмәт сөючән, тынгысыз, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер Камәрия Рәисовна - нәкъ шундый. Ул үткәрелгән чараларда башлап йөри, һәр чараны тиешле югарылыкта оештыра. Хезмәттәшебез хатын-кыз ия булырга тиешле барлык күркәм сыйфатларга да ия: чиста, пөхтә, якты йөзле. Шуның өстенә аш-суга да оста, бик матур итеп тегә дә. 2 нче январь көнне аның - 50 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Камәрия Рәисовна! Без - даруханә коллективы Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, муллык, иминлек телибез. Киләчәктә дә сезгә уңышлар, яңадан-яңа куанычлар юлдаш булсын.
Коллективның күз
алдында һәр эшегез,
Хөрмәт итә шуңа Сезне
һәрберебез.
Бәйрәмегез ямьле узсын,
матур үтсен,
Һәр туган көн бәхет кенә
бүләк итсен!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев