"Шәфкать"

--, 24 декабря 2011 - 07:13
924
0
0

"Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә әледән-әле кызыклы чаралар үткәрелеп тора. Аларда өлкәннәрдән алып, мәктәп укучыларына кадәр катнаша. Биредә эшләүче хезмәт- кәрләр һәр уздырылган чараны тиешле югарылыкта итәргә омтылалар. Моннан берникадәр вакыт элек үткәрелгән бу очрашу да әле күпләрнең хәтерендә сакланадыр. Репрессия корбаннарын искә алу хөрмәтенә оештырылган чара иде ул. 30 нчы еллар мәхшәрен үз күңелләре аша үткәргән буынның бүгенге вәкилләре бәйрәмчә әзерләнгән табын артына җыелдылар. Аларны Гөлнара Хуҗина (рәсемдә) җырлар тыңларга чакырды, исәнлек-саулык, хәерле гомерләр теләде. Җырчы Риф Вәлиев (рәсемдә) "Шәфкать"нең һәр мәдәни чарасының уртасында булган Раилә Асановага кушылып җырлады. Һәр яңгыраган көйдә, шигырьләрдә узган яшьлек еллары, бүгенге матур көннәр чагылгандай булды. Очрашуга килгән абый-апалар һәр концерт номерын алкышлар белән каршыладылар. Чәй табыны артында әңгәмә җай гына барган арада артистлар берсен-берсе алыштырып кына тордылар. Р.Гыйләҗев, Р.Асанова, В.Кузьмин, И.Мөхибуллинаның һәр җыры күңелләрне кузгатты. Рәсемдәге бу апалар - Әлмәттән Маһира Бәдертдинова, Гүзәл Миңлебаева, Җәлилдән Гөлмәрьям Мөхәммәтсадыйкова да кичәдән онытылмас тәэсирләр алып, бу кирәкле чараны оештырган җитәкчеләргә, "Шәфкать" үзәге коллективына зур рәхмәтләр әйттеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 16 ноября 2021 - 09:09
    С чем сравнивает наш язык Дамир Гарифуллин?
  • 20 сентября 2021 - 11:53
    Ложное сообщение об акте терроризма является уголовным преступлением
  • Ремонтные работы в районной поликлинике подходят к концу
  • Сармановцы приняли участие в заседании Общественного совета нефтяников
  • Сармановская молодежь разрабатывает стратегии развития молодежной политики
  • В Сарманово отпраздновали День семьи, любви и верности
  • Сармановская ЦРБ стала победителем зональной Спартакиады
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
  • В Джалильской СОШ №2 прошло агитационное мероприятие «Я шагаю по улице»
  • В Сарманово прошла сельскохозяйственная ярмарка
  • 9 мая. Поздравление ветеранов в Сарманово
Реклама