Гимназиягә әниләр килгәч
Җәлил гимназиясенең 3 "А" сыйныфында Әниләр көне билгеләп үтелде.
Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырылган иде. Сыйныф җитәкчебез Мәдинә Мөҗәһит кызына, шундый кызыклы кичә оештырып, безнең күңелләрне күтәргәне өчен, рәхмәт әйтәсебез килә. Бәйрәмнән әниләр дә, балалар да бик канәгать булып таралыштык. Кичәне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән өчен Нуртдинов Ренат Наил улына да зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Барлык әниләр исеменнән бу турыда безгә Гөлшат Бәхтегәрәева хәбәр итте.
Нет комментариев