САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман районы почта хезмәткәрләрен һәркем үз итә

09 октября 2013, 06:06

768

0

0

Сарман районы почта хезмәткәрләрен һәркем үз итә

9 октябрь - Бөтендөнья почта көне. Мәгълүмат алышу, почта хезмәте барлыкка килү ерак гасырлардан килсә дә, әлеге дата 1964 елдан гына билгеләп үтелә.
Бүгенге почта хезмәтләре ул чорлардагыдан гына түгел, ә моннан дистә еллар элеккеләреннән дә нык аерыла инде. Шулай да, хат ташучыларны көтеп алучылар бетми әле. Алар өйләргә яраткан газета-журналларыбызны китерә, кайберәүләр өчен исә банк хезмәткәре дә ул, кибетче дә, башкасы да.
Сарайлы авылы хат ташучысы Гөлнара Хәбибуллина белән сөйләшкәч тә шундый нәтиҗәгә киләсең.
- Мин бу эштә 1993 елның мартыннан, - ди ул. - Эшемне яратып башкарам, аның бөтен нечкәлекләренә инде күптән төшендем. Хезмәттәшләрем белән дә, почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Энҗе Шәрифуллина белән дә аңлашып эшлибез. Мин эшли башлаганда начальник Гөлнур апа Миңнеголова иде. Ул лаеклы ялга киткәч, берничә җитәкче алышынды, мин исә түзәм.
Чыннан да, түземнәр, сабырлар гына эшли аладыр бу хезмәттә. Аларның хезмәт хакларының күпмерәк икәнлеген дә ишетеп торабыз. Хәзерге Интернет, кабельле телевидение заманында газетага яздыру планнарын үтәүнең ничек авыр икәнен дә беләбез. Хәзер авыл кешесе дә район хәлләреннән шул Интернет аша хәбәрдар булып тора бит.
- Газетага яздырырга кергәч, апаем, без аны Интернет аша укыйбыз, диючеләр дә күп хәзер, - ди Гөлнара да. - Шулай да элек-электән кулга тотып укырга яратканнар алдыра әле газета-журналларны. Менә минем дә Шәмгунова Роза, Фазлыев Әнәс, Сөләйманов Рәис, Фатыйхова Кәримә кебек әллә ничәшәр газета-журнал укучы гаиләләрем бар. "Сарман"ны һәр ике өйнең берсендә алалар. Билгеле, без бәләкәй чаклардагы кебек үк укымый халык, Интернет заманы бит.
Апабыз Камилә хат ташучы булып эшләгәндә, үзенә ярдәмгә безне дә чакыра иде. Мавыктыргыч, үзенә күрә бер рәхәт тоела иде ул чакларда бу эш. Үземнең дә балалар үскәндә таратыштылар, әле дә улым Айнурга төшкәли беркадәр эш. Хәзер без вакытлы матбугат, хатлар таратып кына калмыйбыз бит. Пенсия вакыты җитүгә, мине көтеп торучы туксан өч пенсионерым бар. Субсидияләр дә таратам, утына, газына түләүләрне дә җыям. Хәтта газ счетчигы күрсәткечләрен дә алып, Җәлил газ участогына хәбәр итәм. Әле газ плитәсе яки миче белән берәр нәрсә булса да, миңа шалтыраталар. Мин күнектем инде, шулай үз итүләренә. Пенсия таратканда берәрсе өйдә булмаса, әйтик, авырып, хастаханәгә керсә, анда хәтле барган чакларым да әз булмады. Чәе, сабыны, дигәндәй, сәүдә планы да җиткерәләр безгә. Ничек кенә булмасын, авылдашларымның күңеле булырлык итеп эшләргә тырышам.
Бу, чыннан да, шулай. Гөлнараның үз эшен җиренә җиткереп башкаруы турында безнең дә хатлар алган булды. Почта элемтәсе үзәгендә дә, авыл халкыннан аңа карата бер зарланган сүз ишеткәнебез юк, диделәр. Хәзерге вакытта район газетасын ике гаиләнең берсе алдырса, киләсе яртыеллыкка Сарайлыда алар бермә-бер артыр, димәк "Сарман" һәр өйгә килер, дип ышанып калабыз без.
Безнең редакция почта хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлый һәм алга таба да "кулга кул тотынышып" "Сарман"ны таратырга теләп кала.
Сүз уңаеннан
"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте почтамтлар һәм почта хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча конкурс игълан итте. Төп призның нәрсә буласы әлегә билгесез, тик ул саллы булырга охшаган. Әйдә, катнашыгыз әле, хат ташучылар. Бәлки, ул приз нәкъ менә сезнеке булыр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев