САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яхшыбайда Нурҗиһан әбигә 90 яшь тула

08 сентября 2013, 07:38

781

0

0

Яхшыбайда Нурҗиһан әбигә 90 яшь тула

Туган көнне алдан үткәрергә ярамый дисәләр дә, "90 яшь" дип исемләнгән түгәрәк дата өчен кагыйдәне бозарга да мөмкин. Яхшыбай авылыннан Фәттахова Нурҗиһан Шәрәп кызының туган көне - 9 сентябрьдә. Тик ул атнаның беренче эш көне - дүшәмбегә туры килә. Шуңа күрә, юбилей бүген үткәрелә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан әби берүзе генә яшәсә дә, күрше авылда торучы улы Мөхтәр гаиләсе белән аңа гел ярдәм итеп тора. Бүген дә бәйрәмгә Нурҗиһан әбинең барлык туганнары, дуслары, коллегалары җыелган. Кыскасы - бөтен авыл диярлек. Шул хөрмәттән бик матур өстәл әзерләнгән.

Без Нурҗиһан әбине олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аңа тагын да шулай итеп туган көннәрен үткәрергә язсын дип теләп калабыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев