САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Моннан зуры юктыр бәхетнең

18 марта 2013, 06:07

724

0

0

Моннан зуры  юктыр бәхетнең

Кайбыч районында булырга туры килмәсә дә, анда яхшы күңелле, эшчән, сөйкемле кешеләр яшәвен беләм. Чөнки ут күршеләрем Гөлсинур белән Әлфинур - Кече Кайбыч кызлары.
Гөлҗиһан апа белән Рәшит абый гаиләсендәге алты баланың иң олысы булган Гөлсинур Күтәмәле авылына сатучы булып эшкә килер һәм анда Ләшәү Тамак авыл егете Индүс белән танышып, бер ай эчендә алар гаилә корып та куярлар, дип кем уйлаган инде? Күрәсең, инде дөнья күрергә өлгергән Индүс абый килеш-килбәте дә, эчке дөньясы да матур кызны бер күрүдә ошата. Чибәр, укыган, җор телле Индүскә Гөлсинур да баш-аягы белән гашыйк була.
Кияүгә чыгам, дип, әти-әнисенә язган хатына Гөлсинур Гөлҗиһан ападан мондый җавап ала: «Кызым, син безне калдырып, кораб кебек, зур диңгез эченә кереп киттең дә, шунда ялгызың торып калдың. Бер туганың да юк бит Сарман якларында. Алар булса, җиңелрәк булыр иде. Ике гашыйк ул вакытта ара ераклыгы турында уйлап тормый, чәчләр чәчкә бәйләнә. Аллаһының, амин, дигән чагын туры килгәндер, 10 нчы классны тәмамлап, апасы Гөлсинур, җизнәсе Индүс янына кунакка килгән Әлфинурның да ризыгы шушында булып чыга. Бер кашык су белән йотарлык кызны Марат Кайбычка кире җибәрми. Гөрләтеп туй итәләр. Бер-бер артлы Ринат һәм Йолдыз туа. Тормыш көйле генә барганда, Маратның апасы вафат була. Аның ике кечкенә баласына - Эльвира белән Илсурга икенче әни була Әлфинур. Хәзер, Аллага шөкер, алар инде башлы-күзле, үзләре балалар үстерәләр. Атна ялында да, бәйрәмнәрдә дә Әлфинур , Марат һәм әниләре - 85 яшьлек Әнисә әби яшәгән нигез шаулап тора. Әлфинур, алар кайта, дип, ипи сала, табын әзерли. Мунча ягып, алты оныгын да, бисмилла әйтә-әйтә, мунча кертә. Ул аларны шулкадәр ярата, «Аларны кочаклап сөйгәндә, бер бөтенгә әйләнәм. Дөньяда моннан да зур бәхет юктыр», - ди.
Искиткеч әни, олы йөрәкле туган булу өстенә, Әлфинур бер генә көн дә эшсез торган кеше түгел. Соңгы егерме елда авыл советында бухгалтер, җиде ел авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшли. Бу эшкә шулкадәр туры килгән, җаваплы кеше булса да булыр икән! Сабыр холыклы, кешеләр белән бер вакытта да конфликтка керми, һәрвакыт елмаеп, җайлап сөйләшә торган Әлфинурны авылыбыз халкы бик ярата. Алай гына да түгел, апалы-сеңелле Гөлсинур белән Әлфинурның булуы - авыл җирлеге өчен зур бәхет, дигән сүзләр җирлек башлыгы Ринат Насыйров тарафыннан бирелгән олы бәя ул. Республика Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан алынган «Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүдәге казанышлары өчен» медале - моңа тагын бәхәссез дәлил. «Авыл җирлеге хезмәткәренең эше шундый инде - кеше дөньяга аваз салган көннән алып, соңгы юлга озатканчы, янәшә буласы. Сабый туса, сөенәбез, гаиләләр таркалса, кемдер вафат булса, борчылабыз. Олы гына апа, абыйлар киңәш сорап киләләр, сиңа гына сөйлим, дип, серләрен сөйлиләр. Димәк, авыл җирлегендә эшләвем бушка түгел», - ди Әлфинур үзе дә.
Гөлсинур белән Әлфинурга карыйм да, аларны бик эшчән, туган җанлыклы итеп тәрбияләп үстергән Гөлҗиһан апа һәм Рәшит абыйның урыннары оҗмахта булсын, дип телим. Аралашып яшәгәч, алар алты туган берсе өчен берсе ничек өзелеп торганны һәрвакыт сизәм мин. Ара ераклык берни түгел, күңел якынлыгы кирәк ул. Алар моны һәрвакыт дәлилләп торалар. Күңелләр якын булгач, Кайбыч белән Ләшәү Тамак арасы бик тиз узыла. Бу шимбәдә туганнар тагын Сарман җирендә очрашачаклар. Моңа бик җитди сәбәп бар: шушы араларда - Гөлсинур белән Әлфинурның гомер бәйрәмнәре. Балалары, туганнары, якыннарының матур теләкләренә без дә кушылабыз. Исемнәре җисемнәренә туры килеп, нур бөркеп торган авылдашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз өчен җылы кояш, туганнарыгыз белән очрашу өчен җәннәт утравы булып яшәвегезне телибез.
Рәсемдә: Гөлсинур һәм Әлфинур туганнары белән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев