Ир асылы эштә танылыр

--, 11 март 2013 - 07:10
413
0
0

Язмышлар кабатлана, дисәләр дә, һәркемнең бу дөньяда үзенә генә хас үзенчәлекле яшәү темпы була. Бу үзенчәлек буыннан-буынга, ата-анадан күчәргә, табигать бүләге булырга мөмкин. Тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч андыйларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Алар бар тырышлыкларын, осталыкларын, яшәү дәртен яраткан хезмәтләре белән бәйлиләр, сайлаган һөнәрләренә тугры калалар. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен хезмәтендә, якыннары янәшәсендә тою да андыйларга алга таба ныклы адымнар белән атларга көч өсти. Кешеләргә бары яхшылык эшләүне үзенә максат итеп куйган әлеге гаҗәеп тыйнак затны районда хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Сүзем - ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хакында. Балачагы, яшьлек еллары аның башкалардан әллә ни аерылып тормый кебек. Сарман авылында туган, ике кыз туганы арасында, тәрбияле гаиләдә үскән, урта мәктәп тәмамлаган. Киләчәктә кем булырга, дигән сорауга җавапны да тиз тапкан егет, һич икеләнмичә, әтисе юлыннан китәргә карар кылган һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Сизелми дә узып киткән шаулы студент еллары да инде артта калган ... Бактың исә, өч дистә елга якын вакыт узган. Бүген ул - зур ихтирамга лаеклы, үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата мөнәсәбәте белән абруй яулаган хөрмәтле җитәкче. Гомер, дигәнең, аккан су кебек, ага да ага икән. Язмамның герое белән бергәләп тормыш дәфтәрен барлап, хезмәте калган сукмаклардан уздык. Беренче хезмәт сынавын Карамалы ПМКсында үтә ул. Бер елдан яшь белгечне армия сафларына алалар. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайтып, егет колхозара мелиорация берләшмәсенә эшкә урнаша. Оешманың ул вакыттагы җитәкчесе Илсөяр Вәлишинга рәхмәтле ул. "Яшьләргә чын остаз иде, эшкә өйрәтте, коллективны эшләтә дә, ял да иттерә белде", - дип искә ала ул вакытларын Фәрит Мөнәвирович. Әйе, бу коллективның матур традицияләрен мин дә хәтерлим әле. Күмәкләшеп төрле шәһәрләргә сәяхәткә йөрүләре, яфрак җыярга, чөгендер утарга барулары, профсоюз оешмасы әгъзалары балалары өчен матур бәйрәмнәр оештырулары минем дә күңелдә якты эз калдырган. Фәрит Мөнәвирович белән шәхсән танышуым да шул вакытларда булды. Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче күргәч, аның белән бергә хезмәт куйган әтиемә: "Бу егет үзе яшь, ә үзе шундый акыллы", дигән идем. Күрәсең, өметле киләчәге йөзенә чыккан булгандыр. "Гомер баскычларыннан менгәндә, күңелгә кереп калган иң истәлекле елларым Сарайлы авылы халкы белән бәйле", - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. "8 Март", Муса Җәлил исемендәге колхозларда хуҗалык рәисе булган чорлары хатирәләрен барлаганда, тагын да җанланып китте кебек ул. Тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган тынгысыз белгечләр Изаел Шәймөхәммәтов, Әзһәр Шакиров, Алмаз Хуҗин (инде мәрхүм), Илфат Хәбибуллиннар белән бергә киңәшләшеп, аңлашып эшләгәннәр, районда алдынгы урыннарда барганнар. Механизаторлар Айрат Шәйдуллин, Рәшит Фазлыев, шоферлар Фәрит Бикмиев, Илсур Ильясовларның үз хезмәтләренә җаваплы караулары эшнең көйле баруына этәргеч биргән. Равил Газизов белән бергә узган юлларны чакрымнарга салсаң да, санап бетерерлек түгел. Ферма мөдире Әнәс Фазлыев, сыер савучылар Тәнзилә, Нурия, Фатыйма апаларның эш күрсәткечләре дә күпләргә маяк булган. "Тырыш, уңган, бердәм халык яши ул авылларда. Эш кушканны да көтеп тормыйлар, үзләре белеп, аңлап эшлиләр иде", - дип, мактап телгә алды һәрберсен элекке җитәкчеләре. Сарайлыда мәктәп ачылуны да онытмаган, клуб мөдире Мөхтәрәмә апаның тынгысыз хезмәтен дә хөрмәт белән искә алды ул. "Ул вакыттагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Зөбәер Әһелтдинов, идарә белгечләре Риф Зәйнуллин, Маес Сәетшин (урыны оҗмахта булсын), колхоз рәисләре Нәҗип Миңнеголов, Илдар Әшрафуллин кебек тәҗрибәле кешеләрнең акыллы киңәшләре, ныклы терәк булулары миңа тормыш һәм хезмәт юлымда тагын да зур ышаныч өстәде", - диде ул, аларга рәхмәтле икәнен белдереп. Һәр әйткән төпле сүзне күңеленә сеңдереп, һәр уңай гамәлне үзенә үрнәк итеп алган җитәкче Сарман сөт заводында директор булып эшләгәндә дә сынатмый. Заманалар үзгәргән саен, яшәешебез дә яңалыклар белән тулыланып тора. Авыл хуҗалыгын яңа технологияләр белән үстерү максатыннан районга инвесторлар килә. Агрофирмалар оеша. Уйда булганны гамәлгә ашыру өчен көчле, энергияле җитәкчеләр таләп ителә. Шул агрофирмаларның берсендә - "Сарман"да Фәрит Мөнәвир улына башкаручы директор вазифасын йөклиләр. Озакламый, 2007 нче елда, ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче итеп билгеләнә. Шул ук елны республикакүләм семинар оештырылуы министрлык тарафыннан аңа карата зур ышаныч билгесе була. Районда узган бу олы чарага югары бәя бирелә. Шөкер, бөртеклеләр, рапс, шикәр чөгендере, үстерү буенча район бүгенге көндә дә - алдынгылар рәтендә. Инвесторлар белән дә аңлашып, киңәшләшеп эшлиләр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм аның командасы районга уңай йөз белән карый. Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерү буенча тормышка ашырыла торган республика программаларының бездә дә уңышлы эшләве, халыкның алардан файдалануы сөендерә. Шунысы куанычлы: гаилә фермалары саны арта, грантлар бирелә. Киләчәктә дә мондый ярдәм булганда, авыллар яшәр, халыкның шөгыле булыр, дигән зур ышаныч бар, ди идарә җитәкчесе. Фәрит Мөнәвирович район башлыгы Нәфис Закировка зур рәхмәтле. Нинди генә ярдәм, киңәш кирәк булганда да, аның ныклы терәк булуына, төпле сүзенә таяна ул. "Бүгенге көндә коллективта тәҗрибәле, үз эшләренә җаваплы караган, ышанычлы белгечләр хезмәт куя. Ирешелгән уңышлар - бердәмлек нәтиҗәсе", дип бәяли җитәкче. "Үткәннәргә кире кайту мөмкинлеге булса, нинди һөнәр сайлар идегез?" - дим. "Әтием үрнәгендә сайлаганын - хәзергесен", - дияргә ашыкты, һич тә икеләнмичә, әңгәмәдәшем. Һөнәрне генә түгел, әтисендә булган барлык күркәм сыйфатларны - кешелеклелек, ярдәмчеллек, төпле фикер йөртү, тыйнаклыкны үзенә өлге итеп алган чын көчле шәхес ул. Мәрхүм әтисе - районның мәртәбәле кешесе Мөнәвир Фатыйх улының рухына тап төшермичә, ул башлаган изге гамәлләрне лаеклы дәвам итүе, гозере төшкән һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итә алу теләге аңа бәхетле, озын гомер юрасын иде. Башкарылган эшләр, яуланган үрләр - аңа чик түгел. ...Ярты гасыр вакыт узып та киткән. Бер уйласаң, күп тә кебек, ә бер карасаң, барысы да алда әле. Гомер бүләк иткән, һәрвакыт изге догасын кылып яшәүче әнисе Сөмбел апага, гаиләсенә, туганнарына ныклы терәк, аңа ярдәм сорап ашыгучы бихисап кешегә кирәк буласы, бик озак яшисе дә яшисе бар әле...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: