Иң җылы сүз эзлим

--, 27 февраль 2013 - 06:38
587
0
0

Җир йөзендә хатын-кызга хас иң гүзәл сыйфатларны үзенә җыйган әниемә әйтергә беркем дә әйтмәгән иң җылы сүзләр эзлим. Таба алырмынмы мин ул сүзләрне, аңлата алырмынмы мин әниемне ничек яратуымны, үзем дә белмим.

Әнием Хәйруллина Ләйлә Әхмәделхаҗ кызы 1958 елның 28 февралендә Сарайлы авылында тугыз балалы гаиләнең бишенче шатлыгы булып дөньяга килә. Әй, шатлана дөнья әнием туган көнгә! Кыш үзенең вазифаларын икенче көнне үк язга тапшыра, җил дә тынып кала, кояш та ныграк елмая башлый. Бик озак уйлап тормастан, Ләйлә диеп исем кушалар кызга.
Бабам Әхмәделхаҗ белән әбием Сәхипкамал иңгә-иң терәшеп, илле елдан артык бергә гомер кичергәннәр. Бабамның күп вакыты урманда умартачылыкта узган, ул мактаулы умартачы булган. Умарталар саны йөздән дә артык булган, аңа әби дә, кул арасына керердәй балалар да ярдәм иткәннәр.
Әниемнең күңелле балачагы Сарайлының җиләкле тауларында, искиткеч матур урманнарында уза. Ишле гаилә үзе дә, бабамның умарта кортлары кебек, гөж килеп тора. Балалар әти-әниләренә булышып, бер-берсенә күз-колак булып, ярдәм итешеп үсәләр. Бүгенге көндә дә тугыз бала да исән-сау, бер йодрык булып, туганлык җепләрен өзмичә, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр.
Күңелле балачак еллары әниемнең күңелендә якты хатирәләр генә калдырып, сизелми дә узып китә. 9 нчы-10 нчы сыйныфларны Сарман урта мәктәбендә укый. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алгач, Бөгелмә культура-агарту училищесына укырга керә. Яхшы укыса да, уку теләге бик көчле булса да, сагынудан да авыр хәл юк икән. Ничек яшәсен инде ул анда Сарайлысыннан, әти-әнисеннән, туганнарыннан башка? Сагынуга түзә алмыйча, чемоданнар төяп, Бөгелмәгә илтеп куйган бабамнан бик курыкса да, укуын ташлап, авылга кайтып килә.
1975 елда аны Иске Имән авылына китапханәгә эшкә җибәрәләр. Шатлыгы эченә сыймый әнинең, үзе теләгән эш бит. Эшен яратып башкара, авыл халкы да бик тиз үз итә аны. Озак та үтми, минем булачак әтием Фәнүр белән танышалар, 1977 елда өйләнешеп тә куялар. Өч ир баланы 32 яшеннән тол калып үстергән, хәзерге көндә 95 яшен тутырган Мияссәрә әбием шулай итеп "кызлы" була. Әби бүгенге көндә сау-сәламәт, үз аягында йөри, бер ялгызы яши. "Үз өем - үз көем, борчымыйм әле берсен дә", - ди. Әни әбине бер пешкән ашыннан, яккан мунчасыннан калдырмый, әби үзе дә гел хәрәкәттә, килеп йөри, юл уңаенда таныш-белешләренең, күршеләренең хәлләрен белешеп чыга. Гомере буе чир дигән нәрсәне белмәгән. Быел беренче тапкыр больницада ятып чыкты да: "95 яшемә җитеп, больницаны да күрергә насыйп булды, Аллага шөкер", - диеп әйтеп куймасынмы?
Әти белән әнинең гаилә корып яши башлауларына 28 мартта 36 ел була. Гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Әни нинди генә эштә эшләсә дә, хөрмәтле кеше булды, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарды. Туган йортыбыз һәрвакыт чиста, пөхтә, әллә каян нур чәчеп тора. Әти гомер буе "КамАЗ" иярләде. Абзар тутырып, мал асрадылар, кош-корт тоттылар. Без - өч кызны назлап-сөеп, җил-яңгыр тидермичә үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзерге көндә дә аларның ярдәмен тоеп яшибез. Туган нигезебезгә һәрвакыт ашкынып, сагынып кайтабыз. Чөнки беләбез: безне анда, кайттыгызмы, кызларым, дип, кочагына алучы, балаларыбызны күтәреп күкрәгенә кысучы әтиебез, тәмле ризыклар белән сыйлаучы, хәлебезне күзләребездән аңлап, назлы сүзләр белән юатучы әниебез бар. Аларның шәфкать тулы йөрәгендә бездән башкаларга да урын җитә. Без кечкенә чакта безне үстерергә ярдәм иткән, гомере буе ялгыз яшәгән, картлык көнендә бик каты авыруга дучар булган күрше әби Фәрхинурны күп еллар карадылар алар. Үз башына төшкән кеше генә белә урын өстендә яткан кешене карауның авырлыгын. Әти белән әни сабый бала караган кебек карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар күрше әбине. Ул хәер-догасын калдырып, бәхиллеген биреп китте.
Җир йөзендә иң матур, иң җылы сүз сиңа гына лаектыр, әнием. Сәламәт бул, әти белән тигез яшәгез, һәр иртәңне елмаеп каршылап, көнеңнең шатлыклардан гына торуын телим. Без - балаларың, оныкларың бары тик куанычларың, юанычларың булсак иде. Имәндәй ныклык, корычтай сәламәтлек, кояштай озын гомер телим сиңа, әнием.
Мәкаләмне, иң җылы сүз эзлим, дип башлаган идем. Табып буламы соң беркем дә әйтмәгән иң җылы сүзне? Миңа кадәр әйтеп бетергәннәр инде. Мин дә сиңа дигәнен табармын, әйтермен, әнием, тик син генә исән бул!
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша