Аның кебекләр сирәк

--, 26 декабрь 2012 - 10:09
640
0
0
Почта тартмасыннан алып кереп, иркенләп диванга утырып газета уку - күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыльләрнең берседер. Без - район газетасы редакциясендә эшләүчеләр, «Сарман»ны кулга алу аеруча дулкынландыргыч, дип исәплибез. Чөнки аның һәр битендә - танышлар, үз кешеләребез турында язмалар. Ә ул язмаларның сезнең игътибарга шулай матур бизәлешле булып барып җитүе кемнең хезмәте икән, дисезме, хөрмәтле газета укучыларыбыз? Газетаны версткалау операторы булып эшләүче Шәймәрданова Нәзирә Гатуф кызының тырышлыгы, тынгысызлыгы белән шундый күңелгә ятышлы төс ала алар. Билгеле, газета эшен якыннан белмәгән кешегә текстлар - ариал, мәкалә исемнәре таймс шрифтлары белән басыла диеп, әллә ни күп аңлатып булмыйдыр. Аның әле юл араларын «көйләгән», фотоларын «матурлаган» чаклар да күп була. Бу биткә шушы материалларны салабыз, дисәң, икенче керүгә, битне әзерләп тә куйган була Нәзирәбез, макет сызып торуның кирәге дә калмый.
Редакциядә секретарь-машинистка булып эшләгәндә дә, иң төгәл, эшенә үтә җаваплы караучы хезмәткәрләрнең берсе иде ул, заман китергән үзгәрешләрне дә бик җиңел кабул итеп, компьютерда текст җыю, версткалау эшен үзләштерде. Аның кебек оста операторлар якын-тирәдә сирәктер, дип курыкмыйча әйтәбез. Үз эшенең остасы булу өстенә, җор телле, машина да йөртә ул. Хезмәттәшебезне Яңа ел белән котлап, тормышында гел кояшлы көннәр, уңышлы юллар, сәламәтлек, бәхет телибез.
Хөрмәт белән, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» коллективы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша