САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Эштә авырлыгы онытыла

07 ноября 2012, 05:54

816

0

0

Эштә авырлыгы онытыла

Шофер - үзенчәлекле һөнәр. Аның үзенең романтикасы, традицияләре, үз «характеры» бар. Ул бик күп физик көч куюны, осталык, төгәллек һәм эмоциональ кичерешләр таләп итә. Транспортчылар арасындагы үзара ярдәм, гаделлек, хезмәт сөючәнлек төшенчәләре, кыенлык килгәндә, бер-береңне ташламау әлеге һөнәр өчен горурлык хисләре уята.
Җәлил технологик транспорт идарәсе коллективы менә инде 53 ел дәвамында төп заказчысы булган «Җәлилнефть» идарәсенең цехлары һәм производство объектларының өзлексез эшләвен тәэмин итеп кенә калмый, ә «Татнефть» ААҖнең башка структура предприятиеләренә, подряд оешмаларына да транспорт хезмәте күрсәтә. Җиңел булмаган нефть чыгару эшендә турыдан-туры катнашып, безнең коллектив үз алдына алган бурычларны, план күрсәткечләрен уңышлы үтәп килә. Ул биш колонна һәм бер ремонт остаханәсендә эшләүче 900дән артык хезмәткәрне берләштерә. Биш ел элек «Татнефть»кә караган ун транспорт идарәсен берләштергән «Татспецтранспорт» идарәче компаниясе оешты. Безнең коллектив һәр ел саен диярлек идарәләр арасында алдынгы урынны яулап килә, чөнки аңа озак еллар бер урында эшләүче, үз эшләренә намус белән караучы хезмәткәрләр тупланган. Коллективка өстәлүче яшьләрнең дә тынгысыз, хезмәт сөючән булулары аның киләчәгенең дә өметле булуы турында сөйли.
Октябрьнең соңгы якшәмбесе - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Бу бәйрәм Җәлил технологик транспорт идарәсендә дә һәр елны зурлап билгеләп үтелә. Быел да һәр колонна аны матур итеп уздырды. Идарәнең башкаручы директоры Рамил Нургалиев белән мин колонналарның барысында да булып, транспортчыларыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга, аеруча идарә оешуның башында торган ветераннарыбызга, хезмәтләре өчен без зур рәхмәтле. Барчасына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, куанычлы имин тормыш телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев