САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

100 яшеңә җитик бергәләп

07 ноября 2012, 05:50

900

0

0

100 яшеңә җитик бергәләп

Сарман аграр көллиятендә беренче баш хисапчы булып эшләгән Гөлсинә апа Якуповага октябрь аенда 85 яшь тулды. Сөбханалла, диярсең, тормышына шөкерана кылып, тыйнак кына гомер итә ул.
Гөлсинә Дими Тарлау авылында туа. Гаилә хәле буенча Сәяхкә күченеп яшәргә туры килә аларга. Әтисе колхозда баш хисапчы булып эшли. Бу һөнәрне аңа әтисеннән күчкән, дияргә дә була. Гөлсинә - гаиләдә баш бала. Энеләре Дамир белән Әлфисне тәрбияләүдә аның өлеше зур була, чөнки әниләре Маһидә колхоз эшеннән кайтып керми. Коммунист әтиләре, югары оештыру сәләтенә ия булган күрәсең, партия кая кушса, шунда - Чукмарлыда - авыл советы секретаре, Күктауда - колхоз рәисе булып эшли. Аннан соң аны Сарманга МТСка күчерәләр. Монда ул, курслар оештырып, колхозлар өчен хисапчылар әзерли. Зур планнар белән матур гына яшәгән вакытта ил өстенә афәт килә - Бөек Ватан сугышы башлана. Мөбәрәкханны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Ике айлык әзерлек курсларын үткәч, Калининград фронтына чыгып киттек, дигән беренче һәм соңгы хаты килә. Бераздан хәбәрсез югалды, дигән кара мөһерле кәгазь алалар. Гаиләсенең уйлавынча, юлда барганда ук, бомбага тотканнар. Шушы хәбәрдән соң әнисе өч баласын ияртеп, яшәргә, балаларны тәрбияләргә уңайлырак булмасмы, диптер инде, Дими Тарлауга әти-әнисе янына кайта.
Сугыш кемнәрне, ничек кенә талкымый. Абыйсының да Сталинград фронтында батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Бу вакытта сигезенче сыйныфны тәмамлаган Гөлсинә Әхмәт авылында оешкан колхоз бухгалтерлары әзерләү курсларына укырга китә. «Әхмәтшин абый укытты», - дип искә ала ул бу дәверне. Курсларны тәмамлагач, Теләнче Тамакта райпотребсоюз рәисе булып эшләүче абыйсы үз янына эшкә - хәзерләүләр конторасына хисапчы итеп ала. Бу сугыш беткән ел була.
Сәүдә системасында эшләгәч, белемен күтәрү кирәклеген аңлап, Гөлсинә Казандагы сәүдә техникумына укырга керә. Аны тәмамлаган белгечне Шыгай сельпосына баш хисапчы итеп билгелиләр.
Язмыш шулай язгандыр, ул шушы авылның сугыш юллары үтеп кайткан егете Фазылҗанга кияүгә чыга. Ворошилов һәм Сарман районнары кушылгач, аларны район үзәгенә хәзерләүләр конторасына күчерәләр. Гөлсинә анда ун ел баш хисапчы булып эшли. Төгәл, эшенә гаять җаваплы караган белгечне 1976 нчы елда партия райкомы юлламасы буенча яңа ачылган һөнәр училищесына баш хисапчы итеп билгелиләр. 1983 нче елга - лаеклы ялга чыкканга кадәр шушы хезмәтне башкара ул биредә.
Училищеның район өчен кирәкле кадрлар хәзерләвендә аның керткән өлеше дә бик зур. Чөнки барысын да булдырырга кирәк. Элекке мәктәп бинасын ремонтлап, җиһазлар белән тәэмин итү, ашханә, тулай торакны эшләтеп җибәрү, курсантларны формалар белән тәэмин итү, техника паркын булдыру өчен училищеның беренче директоры Марс Шәйхразыев белән аз таптамыйлар Казан юлын. Ул елларны Гөлсинә апа зур горурлык белән искә ала. Дус-тату, хезмәт сөючән инженер-педагогик коллектив туплана. Яшь белгечләр кайта. Бухгалтерия составына да яшьләр килә. Кулга-кул тотынып эшләгән беренчеләр: Марс Шәйхразыев, аның укыту-производство эшләре буенча урынбасары Зөфәр Нуриев, завуч Рәмзия Әхмәтшина, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары мин, өлкән мастер Рәшит Минһаҗев, укытучылар Зәкария Хәбибуллин, Габделхай Хаков, аларның тәҗрибәсенә таянып, әйбәт кенә эшләп киткән яшь белгечләр Фирдәүсия, Фоат Гариповлар, Фәридә, Рафаэль Хөснимөхәммәтовлар, Рима, Рәис Усмановлар, Әминә (бухгалтер), Хәмзә Садыйковлар, тәрбиячеләр Мөзәянә Ганиева, Рәшидә Тимербаева, техник хезмәткәр Тәзкия Латыйпова - училищеның уңышлы эшләвенә лаеклы өлеш керткән кешеләр. Шушы елларда Илексазда, Карашай Саклауда, Петровкада, Ләкедә, Әлмәт авылында училищеның филиаллары эшләп, йөзләгән механизатор кадрлар әзерләделәр.
Гөлсинә апа Фазылҗан абый белән 35 ел яшәп кала. Алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсы укып, һөнәр алалар. Зур кызлары Зөлфия Казан педагогия институтының физика факультетын тәмамлый, Эльвира белән Венера шәфкать туташы һөнәрен сайлыйлар. Венера үзебезнең Сарман шифаханәсендә теш технигы булып эшли. Ире - теш табибы Мансур Гыйльфанов белән халык арасында абруйлы кешеләр.
Тормыш булгач, шатлык белән янәшә кайгысы да йөри. Алты ел элек, авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар бүлеге начальнигы булып эшләгән кызы - Зөлфия 53 яшендә каты авырудан вафат була. Иңенә төшкән бу авыр кайгыны Гөлсинә апа зур сабырлык белән үткәрергә тырыша. Ул биш вакыт намаз укый, алты оныгы, өч оныкчыгына куанып, тормышына шөкерана кылып яши. Үзе кайчандыр эшләгән аграр көллият коллективына, аның директоры Әһелтдинов Зөбәергә рәхмәтле. «Һәрвакыт искә алып, бүләк, күчтәнәчләрен җибәреп торалар. Эшләрендә уңышлар телим», - ди. Мин Гөлсинә апаның балаларын, оныкларын куандырып, сәламәт булып, һәр мизгелдән ямь табып яшәвен, әле 90,100 яшьлек юбилейларын да күрергә насыйп булуын телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X