Укытучыларны хезмәттәшләре котлый:

--, 5 октябрь 2012 - 04:48
656
0
0

Үзебезнең Зур Нөркәй урта мәктәбе коллективын, үземне укыткан мөгаллимнәрне һәм лаеклы ялдагы барлык укытучыларны, мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен һәм мәгариф системасында эшләүче барлык белгечләрне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Өлкән укытучыларга эш тәҗрибәләре һәм үз тәҗрибәләре белән теләп уртаклашканнары өчен, яшьләргә яңалыкларны тиз һәм дөрес кабул итеп, өлкәннәргә ул яктан булышканнары өчен зур рәхмәтлемен.
Без зур үзгәрешләр, яңалыклар чорында яшибез. Ләкин төп эшебез булып, балаларга белем һәм тәрбия бирү кала. Шушы җаваплы эштә барыбызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм балаларны, үзебезнең эшебезне яратып эшләвебезне телим.
Ләйлә Шәйхразыева, Зур Нөркәй урта
гомумбелем бирү мәктәбе директоры.
Барлык хезмәттәшләремне, район укытучыларын бәйрәм белән котлап, изге теләкләремне юллыйм. Укытучы һөнәре зур белем, һәрнәрсәдән хәбәрдарлык, тынгысызлык һәм тырышлык таләп итә. Үз эшенә чын күңелдән бирелгәннәр генә күп еллар дәвамында бу җаваплы хезмәтне башкара ала. Мәктәбебез һәм район укытучылары - әнә шундый тынгысыз җаннар. Алга таба да безне уңай үзгәрешләр генә көтсен, эштә куанычлар, уңышлар юлдаш булсын. Коллегаларыма исәнлек-саулык, күңел байлыгы, имин тормыш телим.
Фәнис Галиев,
Мортамак төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры.
Укучылар тәбрикли:
Җир йөзендәге һәркемнең һөнәре бар. Аны бу һөнәргә укытучысы өйрәткән. Әйе, укытучылар безгә һөнәр сайларга, тормышта үз урыныбызны табарга булышалар. Тора-бара мәктәп тә икенче йортыбызга әверелә, укытучыларыбызны исә икенче әниебез урынына күрәбез.
Сыйныф җитәкчебез Әлфинур Флер кызы безне һәрвакыт аңларга тырыша, әти-әниләребез белән даими элемтәдә тора, алар белән уртак тел таба. Сыйныфыбызда уку алдынгылары күп. Укудан тыш без төрле түгәрәкләргә йөрибез, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашабыз. Әлфинур Флеровна безнең һәрьяктан белемле булып үсүебез өчен көчен кызганмый.
Без яраткан укытучыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Аңа эшендә уңышлар, сабырлык, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Вадим Беляев, Җәлил икенче санлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Безнең нәселдә әни ягыннан барлык туганнары - укытучылар. Укытучылык «тамырлары» Каташ Каран авылына Хәлимә апа Акмаловага барып тоташа. Ул үзе һәм ире Рәшит абый гомер буе мәктәптә эшләгәннәр. Уллары Нәҗип тә шул ук мәктәптә укыткан. Әнинең бер апасы Башкортстанда яши, ул гомер буе балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Аның тагын бер туганы - Сафиуллина Нәсимә озак еллар Сарман урта мәктәбен җитәкләде. Аның балалары да укытучылык һөнәрен сайладылар. Әнинең сеңлесе Шакирова Әнисә, аның кызы Эльмира, әнинең тагын бертуганының балалары Эльвира һәм Индира Кәлимуллиналар да - шушы җиңел булмаган һөнәр ияләре.
Минең әнием - Талипова Сәрия Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә инде 25 ел рус теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Ул үз эшен бик ярата.
Мин барлык укытучыларны бәйрәмнәре белән котлыйм. Аларның укучыларының - тыңлаучан, акыллы булуларын, үзләренә исәнлек-саулык, бәхет телим.
Диләрә Талипова, Җәлилнең икенче санлы мәктәбе.
Студентлар сәлам юллый:
Хөрмәтле Җәлил гимназиясе укытучылары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, саулык-сәламәтлек, тырыш һәм тыңлаучан укучылар телим! Сезнең авыр, тынгысыз хезмәтегездә сабырлыклар гына юлдаш булсын!
Раушания Әнүровна, Анна Павловна, Земфира Фаисовна, Роза Фердәүсовна, Валентина Григорьевна, Эльвира Наиловна, Раиса Викторовна, Нәфисә Наиловна, Рәмзия Рәфыйковналарга биргән белемнәре өчен аеруча рәхмәтлемен.
Айгөл Сөнгатуллина,
КФУ, Филология һәм сәнгать институты, татар филологиясе
бүлеге, 3 курс студенты.
Алга куйган максатларны тормышка ашыруда, уңышларга ирешүдә, әти-әниләребездән кала, безгә төпле белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбызның өлеше бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә мин Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыйм. Мәктәптә алган белемнәрем миңа бик нык ярдәм итә. Сыйныф җитәкчем - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма Габделхай кызы Рафикованың, югары класста укыткан Раушания Наил кызы Рамазанованың монда роле бик зур. Мин аларга ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Без укыган чорда директор булып эшләгән Нәсимә Гыйльмановна, Эльвира Зөфәровна, завучыбыз Гөлназ Рафисовнага, беренче укытучым Гүзәл Салиховнага, класс җитәкчем дә булган Ильмира Мәхмүтовнага һәм, гомумән, Сарман урта мәктәбенең барлык укытучыларына мин иң изге теләкләремне юллыйм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле озын гомер, иҗади уңышлар насыйп булсын сезгә, кадерле укытучыларым. Киләчәктә дә укучыларыгызның рәхмәтләрен генә ишетеп, алар өчен горурланып яшәгез.
Лилия Сабирова, КФУның 3 курс студенты.
Быел гына Сарман гимназиясен тәмамладым һәм Кама дәүләт инженерлык-экономика академиясенә кулланма математика һәм информатика белгечлегенә укырга кердем. Мәктәптә укыганда ук, математика фәнен ярата идем. Монда, әлбәттә, укытучыларым Сания Әхмәтовна, Гөлгенә Мизхәтовнаның өлешләре зур. Инде мәктәбемне, укытучыларымны сагынырга да өлгердем. Беренче укытучым Римма Ризатдиновнаны һәм барлык укытучыларымны Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар, белемгә омтылучан, максатчан укучылар телим.
Айсылу Шәрипова, ИнЭкА студенты.
"Бу дөньяда бары тик өч кенә һөнәр Ходайдан бирелгән: дәвалау, хөкем итү һәм укыту" дигән фикер ишеткәнем бар. Әйе, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки укытучылар балаларга белем һәм тәрбия бирүгә бар күңел җылыларын салалар. Шулай булмаганда, ул үз бурычын үтәгән булып санала алмый. Мин чын күңелемнән үземнең яраткан укытучыларымны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Инде Күтәмәле мәктәбен тәмамлап, еракларга чыгып китсәк тә, аларның безгә эшләгән яхшылыклары онытылмый. Һәрчак сабыр, түземле булганнары өчен бары тик рәхмәт әйтәсе генә килә.
Гүзәл Асылова, КФУ студенты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    8 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.