Киңәшле эш таркалмас

--, 18 апрель 2012 - 11:43
581
0
0

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары - шул җирлектә яшәүче халык, аның тормыш-көнкүреше белән бәйле күп төрле мәсьәләләрне хәл итүче оешма. Бүгенге көндә алар ничек яшиләр, нинди кыенлыклар кичерәләр һәм аларны хәл итү юллары бармы? Узган җомгада район Советының утырышлар залында район Советы рәисе урынбасары Г.Сәляхова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары һәм күзәтчелек итүче органнар вәкилләре катнашында зур сөйләшү үткәрелде. Анда югарыда телгә алынган мәсьәләләр турында сүз алып барылды.
Г.Сәляхова иң элек контрольлек итүче оешмаларның күп, салына торган штрафларның гаять югары, ә нинди дә булса эш башкару өчен күп суммалар кирәклеген билгеләп үтте. Әйтик, бүгенге көндә 1-2 километр юл салу гына да дистәләрчә миллионнарга төшә. Билгеле, район прокуроры ярдәмчесе А.Рәхимҗанов билгеләп үткәнчә, контрольлек итүче оешмалар закон нигезендә төрле тикшерүләр үткәрергә, кимчелекләрне ачыкларга, җаваплы хезмәткәрләрне җаваплылыкка тартырга бурычлылар. Мәсәлән, прокуратура тарафыннан узган ел 16 авыл җирлегендә "РФ гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртипләре турында"гы РФ, "ТР гражданнарының мөрәҗәгатьләре турында"гы ТР законнарының үтәлеше тикшерелгән. А.Рәхимҗанов гражданнарның гаризалары белән эшләү, аларны теркәү, карауның норматив хәлгә җиткерелергә тиешлеген билгеләп үтте. Ул бу законнардагы үзгәрешләргә дә тукталды, төгәлрәк әйткәндә, 5000 сумнан алып, 10000 сумга кадәр штраф салу каралганлыгын, гомумән, теләсә нинди административ хокук бозу буенча административ эш кузгатылу ихтималын әйтте. Ул авыл җирлекләре башлыкларының сорауларына җаваплар бирде, катлаулы хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклегенә тукталды, кайсы да булса сорауга җавап кирәк булганда, прокуратурага мөрәҗәгать итә алуларын ассызыклады.
Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Э.Андрианова билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләренә каралган еллык акча, чыннан да, күп түгел һәм ул хезмәт хакы түләү, идарә, урам утлары, төзекләндерү, салымнар өчен тотылырга тиеш. Еллык бюджетта штрафлар өчен акча каралмаган. Әмма бүгенге көндә авыл җирлекләренең штрафлар салынмаслык итеп эшләү өчен дәүләт тарафыннан каралган финанс мөмкинлекләре бик чикле. Әйтик, соңгы вакытларда янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләр нык артты һәм аларны үтәү өчен зур суммалар таләп ителә. Авыл җирлекләрендә гидрантлар урнаштыру өчен генә дә зур чыгымнар кирәк. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Р.Әхкәмов исә күрсәтмәләр үтәлмәгән очракта юридик затларга - 70 000 сум, планлы тикшерүләр вакытында ачыкланган кимчелекләр өчен 150000-200000 сум штраф салынырга тиешлеген билгеләп үтте. Ләкин контрольлек итүче оешмалар тикшерүләрне үткәрмичә дә кала алмыйлар. Соңыннан сүз алган "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Р.Галиев тә шушы фикерне куәтләде, таләпләрнең соңгы елларда катылануын, һәр тикшерүнең нәтиҗәсе булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Районда төзекләндерү икеайлыгы бара. Бу уңайдан административ комиссиянең җаваплы секретаре И.Габделгазизов кыскача башкарылырга тиешле эшләргә, малны теләсә кайда йөртмәскә, этләрне бәйдә тотарга, чүпне теләсә кайда түкмәскә, төзелеш материалларын капка төпләренә өймәскә кирәклегенә тукталды. Узган ел бу өлкәдәге штрафлар да артты. Әйтик, югарыда аталган кагыйдә бозулар өчен гражданнарга 2000 сумнан алып 5000 сумга кадәр штраф салу каралган. Быел ел башыннан бүгенге көнгәчә югарыда телгә алынган кагыйдә бозулар буенча барлыгы 45500 сум штраф салынган. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Л.Гарифуллин участок уполномоченныйларының эше турында сөйләде. ЮХИДИ хезмәткәре Р.Сәлимов юлларны тикшерү нәтиҗәләренә тукталды, һәр кагыйдә бозу өчен җаваплылык каралуын билгеләп үтте. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Ф.Гыйльфанов бу уңайдан юл участокларында алып барылган төзелеш һәм ремонт эшләрен кабул итүче комиссия составына авыл җирлекләре башлыкларын да кертергә тәкъдим итте. Гөлфирә Сөнгатовна полиция хезмәткәрләренә эшне тагы да активлаштырырга, участок уполномоченныйларына чүп түгүчеләрнең кем икәнен ачыкларга тырышырга, гаеплеләрне җавапка тартырга кирәк, дигән тәкъдим кертте. Чыннан да, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында авыл халкы, укучылар хезмәтен хөрмәт итмәүчеләр, алар җыештырганнан соң, шул урынга чүп илтеп түгүчеләр бар.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Г.Гәрәева авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә эшләнеп бетәргә тиешле эшләр, аерым алганда, муниципаль мөлкәт реестры, объектларга хокукка дәүләт теркәве үткәрүнең торышы, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү, хуҗасыз җирләрне алу турында сөйләде. Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә җир участокларын формалаштыру эше алып барыла. Җир участогы сорап, барлыгы 270 гаиләдән гариза кергән. Г.Гәрәева участокларны формалаштыру буенча башкарылырга тиешле эшләрне тизләтергә кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары алдына башка оешмаларга арендага бирелгән объектлар турында мәгълүмат бирүне, күп балалы аналарга бирелә торган җир участокларын межалау һәм адресларын билгеләү өчен заявкалар бирүне төгәлләү бурычы куелды. Мәдәният йортлары зданиеләренә һәм алар астындагы җирләргә хокукны теркәү өчен документлар тапшыру, зират урнашкан җир участокларына хокукны теркәү өчен документлар әзерләргә керешү дә - кичектергесез башкарылырга тиешле эшләр. Авыл җирлекләре башлыкларына дини оешмалар - мәчет, чиркәү зданиеләренә һәм алар астындагы җирләргә хокукны теркәү буенча булышлык күрсәтү, кирәк икән, аларны юридик затлар сыйфатында теркәү буенча булышлык күрсәтү бурычы да йөкләнде. Авылларда хуҗасыз, хуҗалары булып та, файдаланылмый яткан җир участоклары бар. Аларны ачыклау, хуҗасыз җирләрне хуҗалы итү хәстәрен дә күрергә кирәк. Хуҗасы булып та, җир участогы файдаланылмаса, ул закон нигезендә алынырга тиеш. Киңәшмәдә моның буенча да бурычлар билгеләнде.
Киңәшмә шактый сорауларга җавап табарга ярдәм итте, катлаулы хәлләрдә хәрәкәт итү юлларын өйрәтте. Г.Сәляхова, аңа йомгак ясап, контрольлек итүче органнарга авыл җирлекләре, халык белән киңәшеп эшләргә, катлаулы хәлләрдән чыгу, кимчелекләрне булдырмау юлларын бергәләп эзләргә, үзара ярдәмләшеп эшләргә кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде.
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: