23 февраль - ил тарихына героик исемнәре язылган сугышчыларны, бүген Ватан иминлеге сагында торучыларны зурлау бәйрәме. Хөрмәтле ветераннар, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Без әтиләребез, бабаларыбыз каһарманлыгын беркайчан да онытмыйбыз, бүгенге солдатларның аларның данлы традицияләрен дәвам итүе белән горурланабыз. Барчагызга да исәнлек-саулык, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә иминлек телим.
Дашгын Гасанов, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары.