САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәүҗияктә Мияссәрә апа һәм Зиннур абый Газизовлар 90 яшьлек юбилейларын парлап каршыладылар

16 февраля 2017, 13:33

782

0

0

Кәүҗияктә Мияссәрә апа һәм Зиннур абый Газизовлар 90 яшьлек юбилейларын парлап каршыладылар

90 яшьлек юбилейларын парлап каршы алучы бәхетле ветераннар Мияссәрә апа белән Зиннур абый Газизовлар Кәүҗияк авылында яшиләр. Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларны олуг бәйрәмнәре белән котлады, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр җиткереп, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов Зиннур абыйның түшенә Бөек Җиңүнең истәлек медален такты.

Зиннур абый - Бөек Ватан сугышы ветераны, Җиңү язын Мәскәүдә каршылаган - почетлы каравылда торуга лаек булган шәхес.

1944 елда Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә хезмәт башлаган егетне 3 айдан Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Анда эчке гаскәрләрдә хезмәт итә ул. Бөек Җиңүдән соң солдат Балтик буе илләренә китә. Каунас, Шаулай шәһәрләрендә була. Бик мөһим сәяси чарада - Югары Советка сайлауларны оештыруда ярдәм төркемендә катнаша. Хәрбиләрнең бурычы сайлауларны өзәргә тырышкан бандаларга каршы көрәшү була. 3 айдан соң янә үз частенә әйләнеп кайта. 1952 елда гына демобилизацияләнә. Үз гомерендә күпне күргән ветеран бер дә зарланмый. Тыныч тормышта эшләүне ул бүләк итеп кабул итә. Тормыш иптәше Мияссәрә апа да - тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән абруй казанган ветеран. Дәһшәтле сугыш елларында ачлык михнәтләрен, авыр хезмәтне үз җилкәсендә татыган ул. Сукасын да сукалаган, тракторда прицепщик булып эшләгән. 58 ел бергә үткән гомер заяга узмаган. Бер ул, ике кыз үстереп, аларны да үзләре үрнәкләрендә кешелекле, ярдәмчел, акыллы итеп тәрбиялиләр. Оныклар, оныкчыклар яшәү дәрте өстәп торалар. Бүгенге көндә ветераннар уллары Әнәс, киленнәре Ләйсән тәрбиясендә яшиләр. Истәлекле көннәрендә шатлыкларын уртаклашырга җыелган якыннары белән бергә ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов та юбилярларга изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Зиһеннәре яхшы, белемле, бар нәрсәдән хәбәрдар ветераннар белән очрашудан тормышны ярату серләренә өйрәнеп кайттык. Алдагы тормышлары да ныклы саулык белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә үтсен иде.

Тулырак язма - газетабызның алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев