САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

90 яшен билгеләп үтүче Рәйсә апа Фатыйхова Борис Ельцин белән бер көнне туган

01 февраля 2017, 08:40

734

0

0

90 яшен билгеләп үтүче Рәйсә апа Фатыйхова Борис Ельцин белән бер көнне туган

Бүген Дими Тарлау авылында гомер кичерүче Фатыйхова Рәйсә Мифтах кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов тәбрикләде, истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина да, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Сүз уңаеннан

Рәйсә апаның туган көне Россия Федерациясенең беренче Президенты - Борис Николаевич Ельцинныкы белән бер көнне. Борис Николаевичка 86 яшь тулыр иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев