САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рантамакта туып-үскән сугыш ветераны Тимергали абый Вахитовка 90 яшь тулды

26 января 2017, 06:39

779

0

0

Рантамакта туып-үскән сугыш ветераны Тимергали абый Вахитовка 90 яшь тулды

Сарман районы Рантамак авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергали Миннебай улы Вахитов кичә, 25 январьда, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

Тимергали ага тормыш иптәше Даимә апа белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 7 оныгы, 8 оныкчыгы куанычы белән яши. Аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының игелеген күреп, гомер итүен теләп калабыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев