Барлык яме синдә язларның

--, 30 март 2012 - 04:36
637
0
0

Кайткан саен, сокланам: ул якларның табигате үзгә. Урман шаулавын ишетер, текә тауларыннан үргә менеп, колач җәеп йөгереп төшәр өчен, барып күрергә кирәк; күзләрне кызыктырып, кызарып пешкән җиләкләрнең тәмен белү өчен, татып карарга кирәк; челтерәп аккан чишмәләрнең телен аңлар өчен, моңын янәшәсендә торып тыңлау кирәк. Җанга тынычлык, рәхәтлек алу өчен, аның күкрәп уңган иген басуларына күз салу да җитә, аллы-гөлле чәчәкләргә кунып, бал җыйган кортларны, һәр үләнне үбеп киткән күбәләкләрне күзәтсәң, иркә-назга күмеләсең. Болыннарында такыя үреп, башыңа саласың да, самими балачакка, яшьнәп үткән яшьлек елларыңа кайткандай буласың. Әй, сагынып искә ала да соң шул чакларын Гөлфия апа! Сагынмаслыкмыни? Туган авылы Зәй районы Югары Мәлем бүген дә ул йөргән сукмакларның җылысын саклый кебек. Әтисе Әшрафулла, әнисе Хәнифә кулы тигән нигез ташларын бер сыпырып алса, күңелен дулкынлану хисләре биләп ала. Шулчак хатирәләргә бирелә ул. Бактың исә, гомер дигәнең бик тиз үтә икән. Әле кайчан гына шау-гөр килеп үскән биш туган, канат чыгарып, шушы оядан очып киткән бит. Менә алар тагын бергә, әти-әни нигезендә. Янә ул туган җиренең саф һавасын сулый, ихлас елмаеп нурын сипкән кояш яктысында иркәләнә. Һәр ел саен җәйләрен авылына кайтып килә Гөлфия апа. Яшәргә көч туплап, дәрт-дәрман өстәп, канатланып кайта. Сеңлесе Хафизә, энесе Мирас белән авылда яшәгән сеңлесе Гөлиянең, абыйсы Радикның тормышларын барлап, авылдашларының хәл-әхвәлләрен белешеп, тын урамнардан бер урап үтсә, шул җитә аңа. Һәрнәрсәдә бары тик яхшылык күрә, кечкенә генә сөенечтән дә канатланып йөри, авырлыкларны горур җиңә белә, төшенкелеккә бирелми ул. Мөгаен, шуңа күрә дә һаман яшь күренә.
Күңеленә туган ягы табигатенең бар матурлыгын туплаган зур хөрмәткә лаек Гөлфия Сәетшина быел җитмешенче язын каршылый. Бөтен гомерен тырыш хезмәттә уздырган элеккеге хезмәттәшемә һәрвакыт сокланып карадым. Һөнәр училищесында аның белән бергә эшли башлаган елларымны искә төшерәм. Әллә әтиләребезнең исемнәре бер булганга, әллә әнием аларның күрше авылыннан икәнлеген белгәнгә, беренче очрашудан ук якын итте ул мине. Үзем дә аңа тартылдым. Эш тәҗрибәсе туплаганда, зур киңәшче, остазым булды. Районның партия, Совет органнарында төрле җаваплы урыннарда эшләгән, 30 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган зат буларак, ул зур ихтирамга лаек. "РФнең техник-һөнәри белем бирү отличнигы", "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемнәре, бихисап Мактау грамоталары - аның тырыш хезмәтенең ачык дәлиле. Ул эшләгән елларда һөнәр үзләштергән укучылар бүген дә аңа рәхмәтле. Таләпчән, тәвәккәл, максатчан педагог башкаларга да тынгылык күрсәтмәде. Беркемгә дә моңаерга, күңел рухын төшерергә ирек бирмәде Гөлфия апа. Бераз гына кәеф киткәнне күрсә дә, шаяртып, такмаклап, эшкә дәртләндереп җибәрер иде. Шулай итеп, аннан үрнәк алып эшләдек. Хезмәт елларындагы якты эз калдырган, матур, кызыклы хатирәләре белән теләп уртаклаша ул. Лаеклы ялда булуына карамастан, һаман хәрәкәттә, актив тормыш белән яши ветеран. Газета битләрендә язмалары әледән-әле басылып тора, радиодулкыннарда чыгышлары яңгырый, нәфис сүз остасы буларак, авыл, район сәхнәләрендә башкаларны авызына каратып тота. Аграр көллияттә үтүче һәр бәйрәмдә, кичәдә дә ул - көтеп алынган кунак. "Аяклар йөргәндә, күзләр күргәндә, колаклар ишеткәндә, тормышның ямен тоеп, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк", - дип, киңәш бирә ул. Бүгенге көндә дә, Аллага шөкер, аралашып торабыз. Гөлфия апаның бик матур сыйфаты бар - ул кешеләргә карата бик тә игътибарлы. Һәркемгә әйтер үзгә сүзе бар. Бакчасында аның күңел җылысын тоеп үскән чәчәкләренең һәрберсенең атап бирер үз кешесе бар. Ел әйләнәсенә тәрәз төпләрен алсу гөлләр бизи. Карлар эреп, җир җылынуга, ишек алдында беренче умырзаялар күз кыса, аларны ландышлар, нәркисләр, башкалары алыштыра. Җәй, көз көннәрендә чәчкәләрнең исенә исереп, араларында йөреп, адашып бетәсең. Ниндие генә юк аларның! Гүзәллеккә сокланмый мөмкин түгел. Җиләк-җимеше, яшелчәсе дә иң беренчеләрдән өлгерә уңган хуҗабикәнең. Аш-суга да бик оста Гөлфия апа. Ул пешергән балан бәлешләре, гөбәдия телеңне йотарлык була. Саный китсәң, әллә нинди могҗизалы яклары, гүзәл сыйфатлары бар аның.
Бүгенге көндә Гөлфия апа улы Марсельнең, кызлары Гөлшат, Гөлнарның, киленнәре Венераның кадерле әниләре, кияүләре Артур белән Алмазның хөрмәтле әбиләре, оныклары Эльвина, Динара, Зәринә, Илназ, Алия, Тимур, Азатның сөекле дәү әниләре булып, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Тормыш иптәше Маес абый гына бик иртә гүр иясе булды. Ул шат күңелле, һәркемгә ачык йөзле, кунакчыл булуы белән һәрвакыт күңелләрдә сакланыр. Укыган намазлары, дога-шәрифләре Гөлфия апаның җанына дәва булып тора. "Булганыннан канәгать, тормышларның матурлыгына сөенәм, оныкларның шат авазларына күмелеп яшим, күршеләрем бик яхшы кешеләр. Аллага шөкер, яшәү өчен барлык шартлар бар, инде илләр тыныч булсын, үзара дус-тату яшәргә язсын", - ди ул. Ходай Тәгалә сынауларда сынмыйча, көчле рухлы булып калганнарны үз кодрәтеннән ташламый. Гөлфия апаның бәхетле булып, хөрмәткә төренеп яшәргә тулы хакы бар. Исән-имин торсын да, шатлык-сөенечләре мулдан булсын иде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде