Янар утлар әле бетмәгән

--, 20 март 2012 - 12:42
542
0
0

Балачагында, дәһшәтле сугыш чорының башка балалары кебек, күп иза чигә ул. Ләкин михнәтле язмышка үч итеп, үсә, ныгый. Гаилә корып, балалар үстерә, бүген оныклар белән юана.
Ул сугышның иң дәһшәтле елында - 1942нче елда туа. Кышын салкын өйдә өши, җәйләрен басуда эссе кояш астында яна. Кабык арбада шешенгәнче еласа да, ишетмиләр аны. Чөнки авыр эштән, черек бәрәңге кәлҗемәсе белән кычыткан шулпасыннан баласын туйдырырлык сөт төшү түгел, гәүдәсен йөртергә дә көчкә хәле җитә әнисенең. Сыкрана-сыкрана булса да, михнәтле тормыш дәвам итә. Әтиләре фронттан кайта, икәүләп колхозда эшлиләр. Сугышка кадәр туган Дамира белән 1942нче елгы Рәйхана янына Равил, Раушания, Рәмилә, Рөстәм, Резедә өстәлә. Бәләкәй генә өй аларның чыр-чуыннан гөж килә. Шунда ашау-эчү, яту-тору, уку-язу. Ярлылыкның чик-чамасы юк. Камил абый белән Җәннәт апаның хезмәт көненә граммлап кына бирәләр. Ишле җан, юрганны башка тартсаң, аякка җитми. Шуңа Рәйханага тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Сигез классны тәмамлауга, фермада эшли, энеләрен, сеңелләрен тәрбияләшә.
Ярлы булса да, эшләп үскәнне кем яратмый? Андыйларга җырын да ничек рас чыгаралар: "Бай кызы бай кебек,
Ярлы кызы - җанкисәгем,
Йомарлаган май кебек".
Йомры, җиңел гәүдәле, кыр чәчәгедәй зәңгәр күзле Рәйханага да аз күз атмыйлар. Тик йөрәге үз насыйбын көтә. Күңелгә килгән алга килә, диләр. Насыйбы искәрмәстән килеп чыга. Колхозда өр яңа "ГАЗик"та эшли башлаган шофер егет була ул. Кызны бер күрүдә ошаткан егет тимерне кызуында сугарга була - яучы җибәрә. Ләкин кызның әти-әнисе, яшь әле, дип, авыз да ачтырмыйлар. Чана юлы төшкәч, әрсез яучылар тагын килә. Шулай итеп, Яңа Әхмәт кызы Сарманга килен булып төшә. Нурулла абый белән Дөрлебанат апа өендә икенче кояш чыккан кебек була: килен, төшүгә үк, әти-әни, дип, өзелеп тора. Уллары машинада колхоз эшеннән кайтып керми. Килен прокуратурага секретарь булып эшкә урнаша.
Мөслим һәм Сарман районнары кушылган еллар. Рәйхана, күкрәк баласын биемнәргә калдырып, кичке мәктәпкә йөрергә җитешә, юридик органнар эше мәктәбен тәмамлый. 1965 елда судья Солтан Хәсәнов аны судка канцелярия мөдире итеп эшкә чакыра. Солтан абый белән эшләп чыкканнар: "Ай-һай, бик усал кеше, эшли алырсың микән?" - диләр. Рәйхана тәвәккәлләп килә һәм моңа үкенми дә. Судья белән, ярты сүздән аңлашып, ун ел бергә эшлиләр. Аннан соң судья булган Зәки Исрафилов, Хәмит Габделхаков, Шамил Галиуллин, Айдар Галиәкбәров белән дә телгә килми эшлиләр. Судьялар аның грамоталылыгын, тәвәккәллеген, эшчән, тырыш булуын һәрдаим күреп, бәяләп торалар. Ә судтагыларның эше җиңел түгел. Биредә күпме кеше язмышлары хәл ителә. Аерылышулар, милек бүлешү, алимент мәсьәләләре, уйлап һәм очраклы кылынган җинаятьләр... Бик күпләргә төпле киңәшләре белән ярдәм итә ул. Кырык елдан артык эшләү дәверендә, Р.Миңнуллина хезмәттәшләренең, район җитәкчелегенең генә түгел, республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчеләренең дә ихтирамын казана.
Гаиләсендә дә сөекле хатын, яраткан әни , бер дигән килен була Рәйхана апа. Балалары Рәсимә, Рәисә, Илгиз мәктәптән соң төрле уку йортлары тәмамлап, үз иткән һөнәрләрен табалар. Рәисә һәм ике онык Рәйхана апа юлыннан китәләр - юридик белем алалар. Янәшәсендә кырык биш ел бергә гомер иткән Рифкать абый да булса иде дә бүген. Тик тормышның үз кануннары, ул бездән сорап тормый. Аның бакыйлыкка күчкәненә дә инде алты ел булган. Шулай да уфтанмый Рәйхана апа. Балаларының тормышлары әйбәт булуга, оныклары уңышлары белән куандыруга күңеле булып яши. Элекке хезмәттәшләре белән аралаша. Алар турында, дуслары, авылдашлары турында газетага әледән-әле җылы язмалар җибәреп тора.
Ачлы-туклы балачак, балалыктан да чыкмас борын эшли башлау, ишле, ләкин тату гаилә, үтә җаваплы, җитди хезмәт, өй салып башка чыгу, балалар, оныклар... Күңел дәфтәрен актарганда, аның кайсы битен генә ачмасын, үкенерлеге юк. Аны яңадан язарга мөмкинлек булса да, берсен дә үзгәртмәс иде Рәйхана апа. Бу дөньяда илһамланып, булганына сөенеп, иртәгәге көннең яхшырак буласына өметләнәсең икән, димәк, күңелдә яшәү уты яна әле. Ул озаграк янсын, ялкыны, һәрвакыттагыча, якыннарыңа, туганнарыңа, дусларыңа да җитсен, Рәйхана апа.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: