Бүген, 10 ноябрь көнне, Сарман авылында яшәүче Сабирова Вәсимә Әхмәтзыя кызына 95 яшь тулды. Вәсимә апаны олы юбилее белән район башлыгы һәм җитәкчелеге, шулай ук шәхсән үз исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Ул юбилярга матур теләкләр белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Вәсимә апаны шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Гыйльметдинова, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрвәрова һәм якыннары тәбрикләделәр.
Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.