САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иң саваплы хезмәттә

14 марта 2012, 11:07

1043

0

0

Иң  саваплы  хезмәттә

"Аллаһу Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһыга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә - файдасы үзенәдер", - диелгән Коръәннең Бакара (Сыер) сүрәсендә. Исеме райондашларга яхшы таныш эшмәкәр Рөстәм Нуруллинның тормыш кагыйдәсе дә шуннан гыйбарәт, дисәм, арттыру булмастыр.
- Рөстәмгә 50 яшь тула бит, котларга килдем әле, - дип килеп керде бүлмәбезгә Яңа Әхмәт авылы ветераннар советы рәисе Гөлүсә апа Ризатдинова. - Ярдәм кирәк саен аңа барабыз. Клубка музыкаль үзәк бүләк итте, Сабантуйларның аның ярдәменнән башка узганы юк. Әле менә апа-әбиләрне 8 Март бәйрәме уңаеннан клубка җыеп, чәй эчердек. Тагын Рөстәм булышты.
Яңаәхмәтлеләрнең депутаты булганга гына булышуы түгел Рөстәмнең. Депутат матди ярдәм күрсәтергә бурычлы, дигән законы да юк аның. Бары тик яхшылыклар кылу хакына яшәве этәрә аны мондый адымга. Моннан нәкъ ун ел элек газетабызда аның турында язып, "Яхшылыклар кылу хакына" дигән баш куюыбыз да юкка гына булмаган. Аннан соң да Рөстәм Рифгать улының изге гамәлләре турында, аңа рәхмәт белдергән язмалар чыкты. Аның 2004 елда республика күләмендә уздырылган "Алтын йөрәкле кеше" конкурсында җиңүе турында да шатланып хәбәр иттек. "Мин байлыкка табынмыйм. Гомер кыска бит ул, аны дөрес итеп үткәрергә кирәк", - ди ул үзе. Гомерне дөрес итеп үткәрергә кирәк, диюе - Коръән кушканча яшәү. Аның эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлавы да Коръән белән бәйле.
Ул үзен төрле эштә сынап карый. Заманында сирәк һөнәр булган фотографлыкны үзләштереп, берничә ел шул юнәлештә эшли. Минзәлә совхоз-техникумын, читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Ун еллап Себердә нефть бораулауда эшли. Әтисенең вафат булуы турындагы кайгылы хәбәр аны инде гадәтләнгән тормышын үзгәртергә мәҗбүр итә: ул Сарманга кайтып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эшкә урнаша. Тормыш әкрен генә үз җаен алды дигәндә, яшь ирдә кинәт Коръәнне уку теләге туа. Ул моның сәбәбен үзе дә аңлый алмый. Күрәсең, Коръәннең һидәят - аның белән гамәл кылучыларга хак юлны күрсәтүче икәнлеген сизү булгандыр ул. Рөстәм Изге Китапны җентекләп укып чыга. Аның сәүдәгә булган карашы шуннан соң үзгәрә. Чөнки исламда сәүдә иң саваплы, шул ук вакытта иң авыр хезмәт санала.
Үз эшеңне башлар өчен, билгеле, җирлек кирәк. Умартачылык белән дә шөгыльләнгән егет бераз мая туплаган була һәм ул, тәвәккәлләп, бизнеска аяк баса. 1997 елда "Агрохимсервис" берләшмәсенең ташландык диспетчырлык бинасында кечкенә кибет ача. Аннан икенчесен, өченчесен... Кибетләр челтәре әкренләп җәелә. Тора-бара төзелеш материаллары базасы булдыра. Хәзер анда агач эшкәртү цехы бар. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү йөзеннән тормышка ашырылучы "Лизинг - Грант" программасында катнашып, пилорама откан.
Базар конкуренциясен күтәрә алмаган райпоның хәле авырайгач, район җитәкчелеге аның кибетләрен, икмәк комбинатын, җәмәгать туклануы предприятиесен эшмәкәр Р.Нуруллинга тапшыру турындагы карарга килә. Бүген авылларда халык теленә "Нуруллин кибетләре" дип кергән сәүдә нокталары әйбәт кенә эшләп килә. Сарман икмәгенең элекке данын кире кайтару өчен дә шактый тырышырга туры килә аңа. Ерак дип тормый, данлыклы комбинатларга чыгып китә, йөри, өйрәнә. "Ипине чишмә суыннан пешертә икән, шуңа күрә тәмле инде ул", - диюләре дә дөрес. Рөстәм үзе Сарман икмәгеннән тыш, өчпочмак, бәлеш, токмачлы аш, бәрәңге тәкәсе кебек татар халык ашларын ярата. "Рөстәм өйдә үзе - муен, үзе - баш", - дияргә ярата шаяртып, хатыны Фәйрүзә. Бу аның иренә ышанычы шулкадәр зур булуы турында сөйли. Үзе дә Рангазарның иң үрнәк гаиләләренең берсе булган Мөнҗия апа һәм Рафаэль абый гаиләсендә туып үскән Фәйрүзә Рөстәмне язмышы бүләге дип саный, аның белән горурлануын яшерми. Көчле характерлы, грамоталы, вакыты белән кырыс, әмма гадел һәм ярдәмчел дус-иптәш тә, кайгыртучан ир һәм ата да ул. Җиденче сыйныфта укучы Альбина, икенче сыйныфта укучы Альмир өчен әтиләре - яшәү өлгесе. Эше никадәр тыгыз булмасын, ул алар белән сөйләшер, аралашыр вакыт таба, төпле киңәшләре белән булыша. Балалар үзләре дә "4" һәм "5" билгеләренә генә укыйлар. Альбина сәнгать мәктәбенә, спорт түгәрәкләренә йөри. Күптән түгел мәктәптә уздырылган тегү-чигү эшләре күргәзмә-сендә беренче урынны алган. Берничә мәртәбә мәктәпнең "Ел укучысы" бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә булган. Күп кенә танышлары Рөстәм янына киңәшкә килә. Ул аларга Коръән укырга, Коръәнчә яшәргә киңәш итә. Үз балаларын да шулай тәрбияли. Аның иганәчелек эше турында исә аерым мәкалә язарга булыр иде. Мәчетләр төзелешенә һәм ремонтына, зиратларны төзекләндерүгә керткән өлешен, ветераннарга, мәктәпләргә һ.б.ларга күрсәткән ярдәмен бәяләп бетергесез. "Аллаһы күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас, һәм алар көенмәсләр". Моны яхшы аңлый Рөстәм. Шулай ук фани дөньядагы гомернең юкка бирелмәгәнлеген дә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев