$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Редактор

Редактор

19-21 нче февраль көннәрендә Илексаз мәктәбендә “Туган тел көне” үтте. “Туган телем – иркә гөлем” исемле сыйныф сәгатен авыл китапханәчесе Әлфия Закирова уздырды. 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф сәгатендә телләрнең төрлелеге, аларның килеп чыгышы, классификациясе каралды. 5-7 нче сыйныф укучылары, 2 командага бүленеп, “Кызыклы татар теле” ярышында катнаштылар. Сәләтле укучылар өчен “Туган тел” чайнворды чиштерелде. Башлангыч сыйныф укучылары ребусларга җаваплар таптылар. 5 нче сыйныф укучылары “Туган телем – татар теле” исемле проект эшен башкардылар. Соңыннан Г. Тукай сүзләренә язылган " И Туган тел" җыры башкарылды.

“Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән. Бервакыт ул алтын тәнкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай итеп тагын алтыннар эзләвен дәвам итә. Дөрестән дә, аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәнкәләр очраган. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп киткән. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр: Нәрсә ул тормыш? Ул карт җавап биргән: “ Тормыш ул сикәлтәле юл. Кайвакыт анда алтын тәнкәләр дә очрап куя!”-дигән.
Дөрестән дә,нәрсә соң ул тормыш?
ТОРМЫШ – ул кешегә бары тик 1 генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләргә дә очрый. Ләкин һәрберебезнең тормышы үз кулында. Әлеге бүләкне ничек итеп куллану, нинди эчтәлекле маҗараларга баету- һәркемнең үз эше.
22 нче февральдә үткән очрашуда ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы Шамсиев Радик Рәшитович тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән генә баету хакында сөйләде. 
Яшүсмерләрнең тәртип бозу очраклары, аларны булдырмау юлларын табу хакында аңлатты. 71 закон үтәлеше хакында да бәян итте. 71 законнан чыгып, кичке якта яшьләрнең ялы, клуб хакында киңәшләр бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Дөрестән дә, кеше ничек тели, шулай яшәргә ихтыярлы. Әмма кайбер вакытларда үзеңне тормышка яраклаштырырга да тиешсең. Нәрсәне булса да кире кагу, куркыныч адымнардан саклану - һәр кешенең дә үзе өчен мөһим адымы.
Бүгенге очрашу укучыларга уңай яктан гына тәэсир итте. Тормыш ул- кыска гомерле чәчәк. Шуңа күрә аны бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә баетсак иде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман егете - ТР Суд департаменты җитәкчесе урынбасары Рамил Миргаяз улы Рамазановка хөкүмәт бүләген тапшырды. Райондашыбыз "ТР атказанган юристы" исеменә лаек булды

Бистәдә һәм Яңа Минзәләбаш авылында яшәгән, әфган сугышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашларыбызга мемориал такталар куелды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, бистә җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район әфганчылар җәмгыяте рәисе Эдвард Төхбәтуллин, күрше районнарның әфганчылар җәмгыятьләре әгъзалары катнаштылар. Соңыннан мәдәният йортында әфганчылар катнашында концерт булды.

 

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышлары уздыру Саклаубашта матур традициягә әверелде. Быел аны егерменче тапкыр оештырдылар. Ярышның инициаторы һәм төп иганәчесе "Сарман" унитар предприятиесе җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев.
- Елдан - ел яшьләр бу төр спортка ныграк тартыла, - ди ул. 
Быел ярышларда Сарман, Әлмәт, Кәүҗияк, Саклаубаш авыл җирлекләреннән командалар катнашты. Күрше Мөслим районы Табын авылыннан да кунаклар килгән иде. Спортчыларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина сәламләделәр. Көчле волейболчыларның уенын күзәтергә җанатарлар да күп килгән иде. Нәтиҗәдә беренчелекне Сарман җыелма командасы алды. Икенче урында - Әлмәт, өченче урында - Кәүҗияк авыллары җыелма командалары.

Переменная облачность.

Ночью утром местами слабый снег, туман. Днем без осадков.

Ветер северо-восточный 3-8 м/с.

Минимальная температура воздуха ночью -19..-22˚, при прояснениях до -27˚.

Максимальная температура воздуха днем -11..-14˚.

На дорогах гололедица.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Халыкара туган тел көне"нә багышланган чара үтте. Укучылар телләр язмышы, аларны саклау, өйрәнү, камилләштерү турында сөйләштеләр, "Туган телем- татар теле" темасына язылган сочинениеләр тыңладылар. Соңыннан Г. Тукай сүзләренә язылган " И Туган тел..."җыры башкарылды.

19 нчы февральдән 22 нче февральгә кадәр Илексаз мәктәбендә “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан патриотик акция үтте. Без аны “Батырлыкка тиңнәр юк” исеме астында уздырдык. Укучылар “Офицерлар» исемле кино карадылар, аның буенча фикер алыштык. Шулай ук авылыбызда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрипҗан абый янында кунакта булдылар. Чечня сугышында катнашкан Фәрит Хәлиуллинны да үзебезгә кунакка чакырдык. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук Роман Филиппов турында да тыңлап үттеләр. Шушы акция уңаеннан физик культура укытучысы Хуҗина Зилә Әкмал кызы волейбол, баскетбол, теннис ярышлары уздырды. Чаралар укучылар күңеленә үтеп керерлек булды. Чыннан да, батырлыкка тиңнәр юк шул.

Кышның соңгы ае үтеп бара. Организмда витаминнар шактый кимеде, иммунитет какшады, ә салкын тию авырулары, грипп нәкъ шушы вакытта тарала да инде. Аптекада сатылган витаминнарга үрелгәнче, кышкылыкка әзерләнгән ризыкларга күз салыйк әле. Кайда витаминнар күбрәк саклана, кайсысы файдалырак? Бүген сүз иң татлы ризыкларның берсе – кайнатма турында булачак.

Кара карлыган. Шикәр кушып изелгәнендә С витамины бик күп. Моннан тыш, карлыганда фитонцид бар. Организм грипп белән көрәшкәндә шушы матдә кирәк.

 

Караҗиләк. Шикәр кушып изелгән караҗиләк хәтерне һәм күрү сәләтен яхшырта, йөрәкне саклый.

 

Кура җиләге. Салкын тию авыруларын җиңәргә ярдәм итә. Тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә куллану аеруча файдалы. С витамины шикәр кушып изелгән җиләктә күп. Ә тамак авыртканда җиләк өстенә җылы су, шикәр салып, берникадәр вакыт тотыгыз да чәй урынына эчегез.

 

Чия. Бу да вируслар белән көрәшүдә алыштыргысыз ярдәмче. Моннан тыш, ул сөякләрне дә ныгыта, ди белгечләр.

 

Алма. Кайнатмасы кан басымын көйли, йөрәкне ныгыта.

 

Кавын. Стресстан интегүчеләргә ярдәм итәр. Аны арыган чакта куллану да файдалы.

 

Айва. Бу җимеш иммунитетны, кәефне күтәрә. Астма авыруы белән интегүчеләргә бик файдалы.

 

Өрек. Йөрәк эшчәнлеген көйләү өчен аның кайнатмасын да, җиләген дә еш кулланырга киңәш итә табиблар.

http://kiziltan.ru/poleznoe/10074-kaynatma-tmle-d-shifaly-da.html

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 1403

Сегодня 25.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

Политика о персональных данных
RSS