$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Районда Мәгариф тармагында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде

04.12.2017 16:54 | Җәмгыять Печать

 Районда Мәгариф тармагында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты агымдагы елга тикшерүләр планы нигезендә 30 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр районның мәгариф учреждениеләрен тикшерде. Бүген, 4 декабрь көнне, Сарман гимназиясендә үткәрелгән йомгаклау киңәшмәсендә аның нәтиҗәләре игълан ителде.

Тикшерүләр барышында районның 23 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, 19 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе тикшерелде. Тикшерү өч юнәлештә үткәрелде - федераль дәүләт күзәтчелеге, сыйфатка федераль контроль һәм лицензион контроль, ә балалар бакчалары федераль дәүләт күзәтчелеге буенча тикшерелделәр. Тикшерү барышында департамент хезмәткәрләре белем һәм тәрбия бирү оешмаларының соңгы өч еллык документларын анализладылар. Аерым алганда, белем бирү, барлык фәннәр буенча эш программаларын, укыту планнарын, белем бирү сыйфатын бәяләү буенча документларны, класс журналларын, дәрестән тыш эшчәнлекне, өйдә укыту һәм башкаларны тикшерделәр. Моның өчен югары категорияле  укытучылар арасыннан 19 эксперт җәлеп ителде, алар 87 дәрестә булдылар.

Йомгаклау киңәшмәсендә төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән миинстрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль  департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Ул ачыкланган кимчелекләргә тукталды, уңай якларны билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева мәгариф хезмәткәрләренең квалификацияләрен үстерү буенча үткәрелә торган чаралар, алар өчен эшләнгән яңа программалар белән таныштырды.

Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, ачыкланган кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барылачагын белдерде.

Шушы ук көнне Сарман гимназиясендә укыту-өйрәтү семинары да үткәрелде. Аның кысаларында педагогик хезмәткәрләр өчен “түгәрәк өстәл”ләр, әңгәмә-практикумнар оештырылды. Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре һәм район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методистлары катнашында уздырылды.

Фото һәм  материалны Зөлфия Шәрипова әзерләде.

 

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 23.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS